1945 елгы парад нинди булган?

1945 елның 4 маенда, Берлиндагы немец гарнизоны капитуляциясеннән соң, совет солдатлары һәм офицерлары, матур итеп тезелеп, Бранденбург капкасы һәм Рейхстаг яныннан үтәләр. Өсләрендә шәһәрне штурмга алганда кигән киемнәре була.

24 июнь көнне Җиңү Парадын  Кызыл мәйданда Советлар Союзы маршалы Георгий Жуков кабул итә, Иосиф Сталин трибунадан карап тора.

Өченче парад 7 сентябрь көнне Бранденбург капкасы янында уза. Биредә совет солдатлары белән бергә көнбатыш илләре вәкилләре дә катнаша. Дүртенче тапкыр Җиңү парады 16 сентябрь көнне Харбинда уза. Ул икенче Бөтендөнья сугышының тәмамлануын билгели.

 

Солдатлар һәм офицерларга парадка кием тегү өчен якынча бер айдан артык вакыт кирәк булганга, Мәскәүдә Җиңү парадын үткәрү 24 июньгә билгеләнә. Парад вакытында дошманның әләмнәре һәм штандартларын Мавзолей янына гына түгел, махсус ясап куелган урынга ташлап калдыралар. Солдатлар моны кулларына перчатка киеп эшли, соңыннан перчаткалар белән бергә дошманның әләмнәренә ут төртелә.

 

Җиңү әләме Мәскәүгә 20 июньдә җибәрелә. Парадта аны Кызыл мәйданга Рейхстагка куйган солдатлар алып чыгарга тиеш була. Ләкин аларның берсе дә махсус техника белән идарә итә белми, шуңа күрә Жуков әләмне чыгармаска боерык бирә. Егерме елдан соң Җиңү әләме парадта катнаша һәм соңыннан музейга куела.

 

Яңгырлы көн булганга, тантанада катнашучыларның өсләре чылана. Константин Рокоссовскийның хәле аеруча читен була: ул юешләнгән мундирын сала да алмый, аны кисәргә туры килә.

Мәскәүдә икенче тапкыр Җиңү парады 1965 елда билгеләп үтелә. Шул елны бу көн ял көне дип игълан ителә. Чираттагы парад 1985 елда оештырыла. Дүртенчесе – 1990 елда. 9 май бәйрәмен ел саен зурлап үткәрү традициясе Бөек Җиңүнең 50 еллыгын билгеләп үткән елдан кертелә.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Комментарии (0)
Осталось символов: