Баклажан ашасаң...

Кайчандыр безнең якларда сирәк үстерелә торган баклажан, бүгенге көндә күпләрнең яраткан ризыгына әверелде. Баклажанны кыздырып ашарга да, кышка салат ясап саклап та була.

Үзенең формасы һәм төсе белән үзенчәлекле баклажанның ватаны булып Һиндстан санала. Борынгы чорда ул кыргый рәвештә үскән.  Аның сәламәтлек өчен булган файдалы үзлекләрен элек-электән белгәннәр. Шуңа да аны дару буларак кулланганнар. Майда пешкән баклажан теш сызлавыннан арындыра, ә җиләк-җимеш согы белән кушсаң, башка төр авырулардан дәваланып була, дип санаганнар.

 Баклажанның берничә исеме бар. Аны “синенький”, “демьянка”, “бәдриҗан” дип тә йөртәләр. Баклажанның составында углеводлар, аксым, май, клечатка бар. Ул түбән колорияле булса да, В витаминнары төркеменә,  С, РР һәм коротинга бай. Шулай ук аның составында кеше организмына кирәк булган калий, кальций, тимер, магний, натрий һәм фосфор кебек кирәкле минераль матдәләр дә күп. Баклажан өлкән яшьтәге кешеләргә бик файдалы, атеросклероз, йөрәк-кан тамырлары авыруларыннан саклану өчен яхшы. С витамины исә, организмны инфекцияләрдән һәм салкын тиюдән саклый. В витамины төркеме нерв системасын бик яхшы ныгыта, йокысызлыктан һәм депрессиядән арынырга ярдәм итә. Баклажан тән тиресе өчен дә файдалы:  җыерчыклардан арынырга булыша. Халык медицинасында исә аны җәрәхәтләрне дәвалау өчен дә кулланалар.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Комментарии (0)
Осталось символов:
  • КЫШКЫ СЫНАМЫШЛАР Татар халкы табигатьтәге үзгәрешләргә элек-электән игътибар иткән һәм алдагы көн, ай һәм, хәтта, елда һава торышы нинди булачагын алдан сыный торган булган...
    2962
    0
    1