Балан җыеп калыгыз

Көзү җитү белән, күбебез салкын тиюдән азаплана. Шуңа да учлап дару эчкәнче, халык медицинасыннан файдалану кирәк. Бакчада үсүче баланның гына составына күз салыйк. Балан С витаминына иң бай җимешләрнең берсе. Шулай ук каротин, К, Р витавиннарына, цинк, натрий, марганец, кальций, кобальт, фосфор, никель, цирконий, титан, калий, магний кебек микроэлементларга, минералларга бай. Составында 13 төрле аминокислота, эфир майлары, тимер бар. Ангина, тонзиллит белән чирләгәндә, бронхит белән азапланганда баланлы чәй ярдәм итә. Ул организмны микроблардан чистарта. Баланның беренче кыраудан соң җыелганы файдалы, ди белгечләр.
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз
-
Кычыткан ашы Быел кычыткан ашы пешердегезме әле?
-
Иң файдалы бөҗәк 20 май – Бөтендөнья бал кортлары көне
-
Матбугат көне белән! 19 май – Татарстан матбугаты көне