Баланың йокы урыны дөресме?

Дөрес сайланган карават һәм матрас баланың йокысы әйбәт булсын өчен генә түгел, сәламәтлеге өчен дә бик мөһим. Монда баланың яшь үзенчәлекләренә игътибар итү кирәк.
Туганнан алып, 3 яшькә кадәрге балаларга каты матраста яту киңәш ителә. Чөнки аларның сөякләре һәм мускуллары әле ныклап формалашамаган була. Шуңа да бу яшьтәге балаларны йомшак урын-җирдә йоклатмау дөрес.
Матрас караватка тулысынча урнашып бетәргә тиеш. Кечкенәләр ялгыш аяк-кулларын тыгарлык җирләр калмасын. Кырыйлары тар такталы бала караватларын махсус урын-җир мендәрчекләре белән каплыйлар.
Бала ничә яшьтә булуга карамастан, матрас табигый экологик материалдан эшләнгән булырга тиеш. Алар аллергия бирми һәм яхшы җилләтелә.
3тән 6 яшькәчә бала уртача катылыктагы матраста йокларга тиеш. Матраска тышлык кирәклеген һәркем беләдер.
6-12 яшьтәгеләргә дә әле бик йомшак матрас алу кирәкми.
Караватка килгәндә, баланың анда буйга сыюы мөһим. Шуңа да үсүгә карап, караватны еш кына алыштырып торалар. Ләкин аны бик зур запас белән алу да кирәкми.
Мәктәп яшендәгеләргә һәм үсмерләргә чарлак-карават, тартып чыгара торган тартмалары булган, ике катлы, яки беренче катында эш йә уен зонасы каралган караватлар туры килә.
Мәктәп яшеннән йоклау урынын сайлауда баланың теләкләрен дә исәпкә алырга була.
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз
-
«ТАТМЕДИА» династияләре» күргәзмәсе – Казан университетында Татарстан матбугаты көне уңаеннан, Казан федераль университетында “Татмедиа” династияләре” күргәзмәсе тәкъдим ителде.
-
1945 елгы парад нинди булган? 1945 елның 4 маенда, Берлиндагы немец гарнизоны капитуляциясеннән соң, совет солдатлары һәм офицерлары, матур итеп тезелеп, Бранденбург капкасы һәм Рейхстаг яныннан үтәләр.
-
Җиңүчеләр 1941 елның 22 нче июне... Бу – Бөек Ватан сугышы башланган көн. Дәһшәтле сугыш 1418 тәүлек дәвам итә. Җиңүгә һәркем үз өлешен кертергә тырыша. Сугышчыларга балалар да, хәтта хайваннар да ярдәмгә килә!