Логотип Журнал Сабантуй
Беләсем килә!

«Бишле»лек чыгыш

Әнием киңәшләре

Сәхнәдә чыгыш ясау җиңел эш түгел. Кайчак, каушаудан, менә дигән итеп ятлаган шигырьнең дә сүзләре онытыла, телләр бәйләнә. Болай булмасын өчен нишләргә? Моны без күпләребезгә таныш алып баручы, өч бала әнисе Айсылу ханым Лероннан сорадык. Аның балалары саф татар телендә матур һәм дөрес итеп аралаша белә. Әниләре менә нинди киңәшләр бирә икән аларга!

- Иң элек бәйрәмчә кием сайлагыз, чәчегезгә матур прическа ясагыз.

- Сәхнәгә елмаеп чыгыгыз, тамашачыларны күз белән йөртеп алырга онытмагыз.

- Чыгыш ясаганда сүзләрне ачык әйтегез. Иң арткы рәттәге тамашачы да сезне ишетерлек, аңларлык булсын.

- Интонациягә игътибар итегез. Тиешле урында көчле тавыш белән, кайчак тынычрак итеп сөйләгез. Тик көчәнмичә, кычкырмыйча чыгыш ясагыз.

- Сөйләгәндә куллар һәм мимика да ярдәмгә килсен.

- Чыгышка әзерләнгәндә репетицияне көзге алдында ясау файдалы. Хаталарны күрү өчен, алдан видеога төшереп карарга да була.

- Иң мөһиме - сәхнәдә үзегезне тыныч тотарга тырышыгыз. Борчылуыгызны сиздермәгез, елмаегыз. Шул чакта сезнең чыгыш “бишле”лек булачак!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев