Чыныгу кагыйдәләре

Иммунитет нык булсын өчен чыныгырга кирәк. Бүген без чыныктыру кагыйдәләре белән танышырбыз.
*Чыныгу процедураларын елның теләсә кайсы вакытында башларга була.
*Чыныктыруны даими рәвештә алып барырга кирәк.
*Чыныктыру процедураларының дәвамлылыгын, көчен тиз арада арттырырга ярамый. Бала авырып китәргә дә мөмкин.
*Бала авырган вакытта чыныктыруны башларга кирәкми.
*Бу шөгыль баланың үзенә дә ошарга, аңа уңай эмоцияләр китерергә тиеш.
*Балагыз белән бергә үзегез дә чыныгу күнегүләрен алып барсагыз, икеләтә файдалы булачак.
*Чыныгуның өч төре бар: һава, су, кояш белән чыныгу.
Кышкы спортның барлык төрләре дә салкын һава белән чыныгуга керә.
*Су белән чыныгуны күбрәк физик күнегүләр ясаганнан соң үткәрергә кирәк.
*Суның температурасы кимрәк булган саен чыныгу вакытын киметергә кирәк.
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз
-
Балада ничек тырыш укучы тәрбияләргә? Безнең киңәшләр ярдәм итәр.
-
Кышкы иртә Таһир Шәмсуаров шигыре
-
Фатих Әмирхан атналыгы Г.Тукай әдәби музеенда беренче тапкыр татар әдәбияты классигы, язучы, драматург, журналист һәм тәнкыйтьче Фатих Әмирханнның (1886-1926) 135-еллыгына багышланган «Фатих Әмирхан атналыгы» үткәрелә.