Логотип Журнал Сабантуй
Беләсем килә!

Чыршыны ничек бизисе? 4 кагыйдә

Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы киңәш бирә

Чыршы бизәдегезме әле? Бу эшне эшләргә өлгермәгәнсез икән, Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы киңәшләренә колак салыгыз. Ә инде бизәгән булсагыз, дөрес эшләгәнсезме – шуны тикшерегез.

Беренче кагыйдә. Чыршы идәндә нык торсын, авып китәрлек булмасын.

Икенче кагыйдә. Чыршының ботаклары – стенадан, очы – түшәмнән кимендә бер метр ераклыкта булырга тиеш.

Өченче кагыйдә. Чыршы уенчыклары тиз янып китә торган материаллардан булмасын. Әйтик, агачка кәгазьдән ясалган уенчыклар, мамык, тукыма һәм шәмнәр элү тыела.

Дүртенче кагыйдә. Гирляндалар сайлаганда аеруча игътибарлы булыгыз. Товарның сыйфат сертификатын тикшереп алыгыз. Лампочка һәм электр үткәрүче чыбыклар кызмыймы – шуңа игътибар итегез.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев