Логотип Журнал Сабантуй
Беләсем килә!

Дару үләннәрен җыю кагыйдәләре

Үләннәрне җыйганда кайбер кагыйдәләрне истә тотарга кирәк.

Җәй айлары җиләк-җимеш, яшелчә үстерү чоры гына түгел, ә табигать байлыгы – дару үләннәрен киптерү вакыты да. Дару үләннәрен сәламәтлекне ныгыту максатыннан бик борынгы заманнарда ук кулланганнар.

Интернет чыганаклар буенча, безнең илдә генә дә 500дән артык төр дару үләне үсә икән. Тик аларны дөрес һәм кирәкле вакытта файдалана белергә кирәк. Үсемлекләрнең дәвалау ысулларын кешеләр буыннан-буынга тапшырып килгән.  Дару үләннәреннән файдалану турындагы беренче язма мәгълүматлар безнең эрага кадәр 3 мең ел чамасы элек хәзерге Гыйрак территориясендә урнашкан шумерлар дәүләтенең иң борынгы культура һәйкәлләрендә табылган. Медицинага нигез салучы Гиппократ 236 үсемлекне кулланган. Ә безгә исеме әкиятләрдән билгеле булган күренекле табиб Әбугалисина 900гә якын үсемлекнең файдасы турында яза. 1581 елда Россиядә беренче Даруханә палатасы ачыла, беренче “Табиб китабы” (“Травник”) басылып чыга. Петр I заманында даруханәләр бакчада дару үләннәре әзерләү һәм үстерү белән шөгыльләнгәннәр. Бүгенге көндә дә дару үләннәрен җыючылар бар. Үләннәрне җыйганда кайбер кагыйдәләрне истә тотарга кирәк.

1. Дару үләннәрен коры һәм кояшлы көндә җыю яхшы.

2. Дару үләннәренең сабакларын һәм яфракларын, чәчәкләрен үсемлек чәчәк аткан чорда, ә орлык һәм җимешләрен алар өлгереп җиткәч, иртән яисә кичке якта җыю файдалы.

3.Үсемлек бөресен, чәчәкләрен һәм яфракларын кайчы белән кисеп алу уңайлырак.

4. Үсемлек тамырын пычак яки көрәк белән казып алалар.

5. Җыелган тамырларны, яфракларны һәм чәчәкләрне кәрзингә, орлыкларны тартмага яисә капчыкка, ә сусыл җимешләрне кәрзингә салу яхшы.

6. Җыелган дару үләннәрен яңгыр үтми торган җиләс күләгә урынга куеп киптерәләр. Үләннәрне чиста җәймәдә яисә көлтәгә бәйләп киптерергә кирәк.

Июль аенда халык күпләп мәтрүшкә җыя башлый. Ул июль-августта чәчәк ата. Зәңгәр мәтрүшкәнең составында аскорбин кислотасы бар. Ул шулай ук тынычландыру үзлегенә ия, йокысызлыктан интегүчеләр өчен дә файдалы. Депрессия, хәлсезлек вакытында, арыганлыкны бетерү өчен дә мәтрүшкә ярдәмгә килә. Зәңгәр мәтрүшкәнең ютәлне бетерүдә ярдәм итүен күпләр яхшы беләдер. Элекке заманнарда мәтрүшкәне буыннар сызлаганда, тешләрне таштан чистарту өчен кулланганнар. Ә сары мәтрүшкә турында халык «99 авырудан дәвалау үләне» ди. Ул сәламәтлек өчен файдалы. Халык медицинасында элек-электән вакланган сары мәтрүшкә яфракларын яраларга тизрәк төзәлсен өчен ябалар. Мунча себеркесе әзерләгәндә дә каен арасына сары мәтрүшкә кушалар.

Тик шунысын истән чыгармаска кирәк: дару үләннәре кайбер кешегә килешми. Шуңа күрә кулланыр алдыннан табиб белән киңәшләшү сорала. 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев