Логотип Журнал Сабантуй
Календарь

Галәмгә нинди җанварлар очкан?

Космоска кешеләрдән алда очкан җан ияләре дә шактый.

21 май – Халыкара галәм көне

Моннан нәкъ 60 ел элек, 1961 елның 12 апрелендә, кешелек тарихында беренче буларак, Юрий Гагарин космоска оча. Бу көн тарихка космонавтика көне булып кереп кала.

Космоска кешеләрдән алда очкан җан ияләре дә шактый. Белка һәм Стрелка исемле космонавт-этләрне һәркем белә. Ә менә галәмдә булып кайткан маймыл, песи, тычкан, күсе, балыклар турында ишеткәнегез бар идеме? Әйе-әйе, алар барысы да космоста булып кайткан. Бакалар, суалчаннар да галәмне күргән. Хәтта үрмәкүчләр дә Халыкара космик станциядә яшәп караган.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев