Логотип Журнал Сабантуй
Беләсем килә!

Герой-шәһәр: Керчь

Герой-шәһәр исеме 1973 нче елның 14 нче сентябрендә бирелә. Керчь Кырым ярымутравының көнчыгыш өлешендә Киреч бугазы ярында урнашкан. Бүгенге көндә эре икътисадый үзәк һәм диңгез порты булып тора.

Тарих

Сугыш дәвамында фронт линиясе Керчь аша дүрт тапкыр  үтә, шәһәрне дошман гаскәрләре ике мәртәбә камап ала. Беренче тапкыр фашистлар калага 1941 нче елның көзендә һөҗүм итә. Совет гаскәрләре каршылык күрсәтсә дә, дошман 1941 нче елның 16 нчы ноябрендә Керчьне кулга төшерә. Әмма шул ук елның декабрь ахырында Керчь-Феодосия десант операциясе барышында шәһәр азат ителә. 

Икенче тапкыр Гитлер армиясе шәһәрне 1942 нче елның маенда камап ала. Фашистлар кулында булган ике ел эчендә шәһәрдән җимерек кенә кала. Бу вакытта меңләгән кеше атып үтерелә, ачлыктан вафат була яки Германиягә куыла.  

Керчь өчен көрәштәге иң фаҗигале вакыйгаларның берсе – Аҗи Мушкай авылында таш чыгару урынын саклау. 1942 нче елның маенда Совет гаскәрләре чигенгәннән соң, бу урында 10 меңнән артык кеше яшеренә. Ярты елга якын алар су, ризык һәм дарулар җитмәгән халәттә дошманнан Аҗи Мушкайны саклый. Фашистлар мәгарәләрдә яшеренгән халыкны газ белән агулап, керү юлларын шартлатса да, мәгарәләрне кулга төшерә алмый. 1944 нче елның 11 нче апрелендә Кырым операциясе барышында Керчь фашистлардан тулысынча азат ителә. 

Сан

Сугыш башланганда шәһәрдә 70 мең кеше яшәгән булса, сугыш ахырына халык саны 6,5 меңгә генә кала. Оккупация вакытында фашистлар шәһәр халкының 15 меңен юк итә.   

 

Һәйкәл

Аҗи Мушкай таш чыгару урыны – илебез халкының батырлыгы турында сөйләүче мемориаль комплекс. Музейга керү ике өлешкә бүленгән зур таш монумент рәвешендә ясалган. Бер өлешендә – Совет солдатлары һәм диңгезчеләре, икенчесендә шәһәр халкы сыннары уелган. Мәгарәләрдә урнашкан музейда сугыш вакытындагы куркыныч вакыйгалар белән танышып була. 

Тагын бер игътибарга лаеклы урын – 24 метр биеклектәге Дан обелискы. Митридат тавында урнашкан бу һәйкәлне әле сугыш беткәнче үк, 1944 нче елның октябрендә ачалар. Монументны 1832 нче елда төзелеп, шәһәрнең төп гыйбадәтханәсе булган, сугыш вакытында тулысынча җимерелгән Троицк соборы ташларыннан ясыйлар. 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев