Логотип Журнал Сабантуй
Беләсем килә!

Кара күзлек кайчан барлыкка килгән?

Кара күзлек кайчан барлыкка килгән?

 

Кояштан саклану өчен кара күзлек кемгә күбрәк кирәк дип уйлыйсыз?

Африкадагы дөяләргә, дияр берәүләр. Юк икән шул. Төньякта яшәүче кешеләргә кирәгрәк. Алар кояш яктысыннан түгел, ә кар җемелдәп, күзләре камашудан интегәләр. Күзләрен саклау өчен, алар сөяктән тар уемлы хәйләкәр күзлекләр дә уйлап тапканнар. Ә беренче тапкыр кара пыялалы күзлекләрне күпләп 18 нче гасыр ахырында, Наполеон фәрманы буенча ясый башлаганнар. Солдатларын Африкага сугышка җибәргәнче, император аларны “Нил пычрагы” төсендәге пыялалы күзлекләр белән тәэмин иткән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев