Карлы урман
Казанның Совет районында урнашкан экология юнәлешендә эшләүче 79 нчы лицей укучылары бүген кышкы урманны күзәтә.
Белә идеңме?
Кышын җил көньякта, океан һәм диңгез өстендә йөзеп йөргән болытларны төньякка куа. Салкын һавага килеп кергән болытлар әкренләп суына, һәм бик вак, җиңел кристаллар – кар бөртекләре хасил була.
Файдасы
Кар – җирнең «туны». Ул җирдәге җылыны тышка чыгармый, ә суыкны үткәрми. Бу күренеш үсемлекләр һәм хайваннар өчен файдалы.
Зыяны
Күп яуган җепшек кар агач ботакларына сыланып кала. Карның авырлыгыннан алар сынарга мөмкин.
Бу – кызык!
5–10 градус салкында энәсыман яки бик кечкенә юка багана формасындагы кар бөртекләре ясала. 10–12 градус салкында алар пластинка рәвешендә була.
Кар бөртекләренең иң матурлары исә 12–18 градус салкында гына ясала. Алар алты нурлы «йолдызчык» рәвешендә була.
Кышкы уеннар
Чаңгы, чана, тимераякта шуасыңмы? Үзеңә штаб яки окоп ясап, дусларың белән рәхәтләнеп кар атышып уйныйсыңмы? Әйдә, шул хакта фото яки видеоязма юлла. Иң кәттә уенчыга 79 нчы лицейдан шәп бүләк!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев