Логотип Журнал Сабантуй
Календарь

Карлыганның кырык файдасы

14 июль – карлыган көне

14 июль – карлыган көне

Җәйнең уртасына да якынлашабыз. Бакча тулы яшелчә, җиләк-җимеш гөрләп үсә. Кура җиләге, карлыган да өлгерә башлады. Тырыш хуҗабикәләр җәйнең сый-нигъмәтләрен кайнатмалар ясап саклап калырга ашыга. Кемдер кайната, икенче берәүләр катыра, өченчеләр киптерә. Быел карлыган уңышлы булырга охшап тора. Аның яфрагы да витаминнарга һәм файдалы матдәләргә бай. Составында эфир майлары һәм фитонцидлар, С витамины күп. С витамины антиоксидант ролен башкара, организмны картаюдан һәм авырулардан саклый.

Кара карлыган

Кара карлыган — калийга иң бае. Составында В, Р, Е, А, С, К төркеменә караган витаминнар, фосфор кислотасы, шикәр, тимер бар. Көненә 20 карлыган җиләге ашасаң, иммунитет ныгый. Кышка ничек теләсәң, шулай сакларга була. Ул үзенең барлык файдалы үзлекләрен саклап кала. Кара карлыганнан тәмле десерт та әзерләргә була.

Карлыганның сәламәтлекне ныгытудан тыш, косметология өлкәсендә дә файдасы бик зур. Карлыганнан ясалган битлекләр  майлы  тирене чистарта, ә составында карлыган булган кремнар коры бит тиресен йомшартып кына калмый, ә таплардан да арындыра, агарта.

 

Кызыл карлыган

Кызыл карлыган үзенең файдалы үзлекләре буенча кара карлыганнан бер дә калышмый. Ул салкын тигәндә ярдәм итә, тирләтә, температураны төшерә, җиңелчә генә эчне йомшарта, аппетитны ача, матдәләр алмашын яхшырта. Карлыган согы азканлылыктан булыша, иммунитетны күтәрә. Кызыл карлыганнан әзерләгән морс бигрәк тә файдалы.

 

Ак карлыган

Кара һәм кызыл карлыган еш кулланыла, ә менә ак төстәге карлыган җимешләре үстерү – сирәк күренеш. Тик ак карлыган да бик файдалы. Аның составында майлар, аксым, клечатка, А, В, Е, Р витаминнары,  макроэлементлар (калий, магний, натрий, фосфор) һәм микроэлемент – тимер бар. Ак карлыган балалар өчен дә файдалы. Чөнки ул сабыйларда аллергия китереп чыгармый. Шулай ук йөрәккә файдасы бик күп, бала организмында кан әйләнешен яхшырта, йөрәккә тулы көч белән эшләргә ярдәм итә.  Моннан тыш ак карлыган сусауны да баса.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев