Логотип Журнал Сабантуй
Беләсем килә!

Китап укучыга 6 киңәш

Мәктәптә уку тизлеген тикшергәндә иң алдынгы булырга теләсәң, күбрәк укы. Ә күп уку өчен безнең киңәшләргә колак сал.

1.Укыйсы китапларыңның исемлеген булдыр. Аны һәрвакыт яңартып, тулыландырып тор. Болай эшләсәң, «Нинди китап укыйм икән?» – дип баш ватарга туры килмәс.

2.Мәҗбүри укырга кирәкле китаплар янында күңелең теләгәне дә булсын. Уку күңелгә рәхәтлек бирергә тиеш.

3.Көн саен укы! 20 минут кына укысаң да, аена 10 сәгать җыела.

4.Укый торган китабыңны һәрвакыт үзең белән йөрт. Җай чыккан саен 2-3 бит булса да укып алырга мөмкин. Чиратта утырганда, дустыңны көткәндә китап вакытыңны файдалы уздырырга булышыр.

5.Әгәр сиңа китап ошамый икән, аны куеп тор, башкасын укып кара. Әлбәттә, ике бит укыганнан соң ук: «Бу китап кызык түгел!» – дияргә дә ашыкма.

6.Үзең кебек укырга яратучылар белән аралаш. Китап турында фикер алышыгыз, ярыша-ярыша укыгыз.

Уку тизлегеңнең бик тиз артуын үзең дә сизми калырсың!

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев