Логотип Журнал Сабантуй
Беләсем килә!

Көндәлек кирәк!

“Көндәлек? Мәктәптә дә хәзер электрон көндәлек кенә, нәрсәгә кирәк ул?!” – диярсез. Тик психологлар фикеренчә, көндәлек тутырып бару ярдәмендә үзеңне яхшырак аңларга һәм максатларыңа ирешергә мөмкин.

“Көндәлек? Мәктәптә дә хәзер электрон көндәлек кенә, нәрсәгә кирәк ул?!” – диярсез. Тик психологлар фикеренчә, көндәлек тутырып бару ярдәмендә үзеңне яхшырак аңларга һәм максатларыңа ирешергә мөмкин. Сүз, әлбәттә, мәктәп көндәлеге турында бармый. Шулай да көндәлек алып бару күңел ачу чарасы, иҗатны үстерү ысулы гына дип уйлаучылар бик нык ялгыша.

Кайбер психологлар, көндәлек алып бару үз-үзеңне кулда тотарга, максатлар куярга, яңа идеяләр булдырырга, тормыш тәҗрибәсеннән дәрес алырга өйрәтә, диләр. Көндәлек алып баручылар позитив һәм оптимистлар икән. Көндәлекне төрле ысуллар белән алып барырга була. Кемдер текст белән язса, кайберәүләр бу эшне рәсем яки исемлек төзеп кенә башкара ала.

Исемлек

Күп язарга яратмаучылар өчен бу иң яхшы ысул. Блокнотта, документта, компьютерда яки махсус кушымтада исемлекләр төзегез. Исемлекне өч өлештән төзергә була. Беренче өлешендә башкарасы эшләр языла. Монда бер яки ике елга куелган максатлар беркетелә. Икенче өлешендә атналык максатларны куярга була. Ә инде өченче бүлегендә нәкъ менә бүген башкарасы эшләрне язарга кирәк. Шушы исемлек күз алдында торганда аларны тормышка ашыру  тизләшә. Әлбәттә, кайберләрен арткы планга күчереп, кичектерергә була. Тик вакыт-вакыт кичектерелгән эшләргә ревизия ясарга да онытмагыз.

Исемлекләрне теләсә нәрсә өчен төзергә була: каникулларда карарга теләгән фильмнар, җәй дәвамында укырга кирәк булган китаплар һ.б.

 

График көндәлек

Әлеге ысулны блогер Майкл Коржонек уйлап тапкан. Аның сүзләренә караганда,  көндәлек алып баруның бу системасы алга китүне күзәтеп барырга мөмкинлек бирә, максатларга ирешү теләген көчәйтә.

Мондый ысулны квадрат ярдәмендә башкарырга була. Мәсәлән, һәр көн яңа бер квадрат. Бүгенге көн — үзенчәлекле һәм беркайчан да кабатланмаячак. Бу көнне уңышлы һәм тулы канлы итеп яшәргә дигән максат куярга кирәк. Һәр көннең квадратын кич белән тутырырга кирәк. Бу көн сезнең хәтерегезгә  нәрсә белән кереп калды? Үзегез кичергән хисләрне, булып узган вакыйгаларны язып куярга була. Кайбер көннәргә язарлык әйбер дә булмый. Ул буш кала ала. Атна ахырында әлеге квадратларга нәтиҗә ясарга кирәк. Бу киләсе атнаны тагында продуктиврак  яшәр өчен сәбәп була. Тутырылган квадратларга карап кеше башкарган эшләрен күзаллый, һәм бу яңа максатлар куярга өнди, дип уйлый Майкл Коржонек.

 

Иртәнге/кичке искә төшерү битләре

Иртә белән баш мие активрак һәм бу чишәсе мәсьәләләрне хәл итү өчен дә кулай вакыт. Иртәнге якта көндәлеккә яңа идеяләрне һәм проблемаларны беркетеп куярга була. Шул ук вакытта аны чишү юлларын да язарга кирәк. Ә кич, йоклар алдыннан, көндәлеккә икенче көнгә планнарны беркетеп куегыз. Бу вакытта нәтиҗәләр ясау, иртәгәгә планнар төзү файдалы.

 

Актив укучы көндәлеге

Әлеге ысул яңа күнекмәләр, шөгыльләр өйрәнүче өчен уңай. Моның өчен укуның барлык этапларын язып барырга кирәк. Шул рәвешле хәтер һәм игътибар өчен җавап бирүче баш мие күзәнәкләре активлаша. Нәтиҗәдә, яңа күнекмәләр тизрәк истә кала.  

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев