Конфет тарихын беләсеңме?

Дөньяда иң борынгы конфет Мисырда хөрмә җимешеннән һәм балдан ясалган. Шәрыкта конфетны – инжирдан, Борынгы Римда – чикләвек һәм мәкне бал белән кайнатып, Русь дәүләтендә исә өрәңге ширбәте, бал һәм патокадан ясаганнар.

Иң  күп сатыла торган конфет – пралине, ул 1663 елда уйлап табылган, кондитер аны Германиядәге француз илчесе өчен махсус әзерләгән.

«МАстер Фуд» компаниясендә дөньяда зур тартмалы конфет ясалган, киңлеге – 1,5 метрлы, озынлыгы 2,5 метрлы тартмага 800 килограмм шоколад сыйган.

Иң сәер конфетлар Финляндиядә җитештерелә. Алар арасында ачы, тозлы һәм хәтта нефть  тәме килә торганнары да бар.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Комментарии (0)
Осталось символов: