Логотип Журнал Сабантуй
Беләсем килә!

Күпме шикәр ашарга ярый?

​​​​​​​Баллы ризыклар тешләргә зыян сала, дип кисәтә стоматологлар. Ләкин алардан тулысынча баш тарту да дөрес түгел икән.

Баллы ризыклар тешләргә зыян сала, дип кисәтә стоматологлар. Ләкин алардан тулысынча баш тарту да дөрес түгел икән. Теш табиблары баллы тәм-томнар ашарга рөхсәт итә, әмма атнага бер тапкыр гына! Анда да чамасын белеп! Стоматологлар әйтүенчә, тешләрдә углеводлар калырга тиеш түгел. Шуңа да ашаганнан соң авызны чайкатырга кирәк. Эмальне чистарту өчен яшелчә һәм җиләк-җимешләр дә файдалы. Әйтик, алма эмальне бик яхшы чистарта. Шунысы да бар: тешләрне ашап туйгач та чистартырга ярамый, эмальдә саклагыч тышча барлыкка килүен көтәргә кирәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев