Логотип Журнал Сабантуй
Беләсем килә!

Күзгә күренмәс... папка

Башкаларга күрсәтергә теләмәгән файлларны компьютерда ничек сакларга? Аларны яшерен папкага җый. Ә андый папка булдыру серен «Сабантуй» белән бергә өйрән!

Эш тәртибе:

1.Компьютерның эш өстәлендә гадәти папка яса.

2.Тычканның уң төймәсенә басып, папканың исемен алыштыруны сайла. Хәзер клавиатурада «Alt» төймәсенә басып торырга, шул ук вакытта 255 санын җыярга кирәк. Папканың исеме югалырга тиеш.

3.Аны үтәкүренмәле итү өчен, тычканның уң төймәсе ярдәмендә үзлекләрен ач. «Көйләү» (настройка) бүлегендә папканың значогын үтәкүренмәлегә алыштыр. «Ок» төймәсенә басарга онытма!

Күзгә күренмәс папка әзер! Син серле агент була аласың!

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев