Логотип Журнал Сабантуй
Беләсем килә!

Кышкы каникулда нишләргә?

Кышкы каникулда нишләячәгеңне уйладыңмы әле? Без сиңа берничә вариант тәкъдим итәбез.

 

Кышкы каникулда нишләячәгеңне уйладыңмы әле? Без сиңа берничә вариант тәкъдим итәбез.

Актив ял теләсәң...

1.Кыш бабай резиденциясендә (Арча районы, Яңа Кырлай авылы) Яңа елның төп тылсымчысы белән рәхәтләнеп күңел ачарга мөмкин.

2.Казанның «Черек күл» паркы – тимераякта шуу өчен менә дигән урын.

3.Свияжск тауларында чаңгы һәм сноубордта шуып була. Шуа белмәсәң, өйрәтәләр.

4.Шәп таулар Кукмарада да бар. Әле монда ел саен «Кукмара итекләре» фестивале үтә!

5.Казан ипподромында атлы чанага утырып йөрергә мөмкин. Бик күңелле булачак!

 

«Мәдәни ял» кирәк булса...

«Әкият» курчак театры – «Тылсымлы яңа ел төше» (Казан, Петербург ур., 57 нче йорт)

Казан циркы – «Морозко» яңа ел цирк әкияте (Казан, Меңьеллык мәйданы, 2 нче йорт)

Г.Тукай ис. Татар Дәүләт филармониясе – «Снегурочка 2.2» (Казан, Павлюхин ур., 73 нче йорт)

Яр Чаллы курчак театры – «Разноцветные снежинки» ( Яр Чаллы, Мәктәп бульвары, 2 нче йорт)

Әлмәт театры – Балалар өчен яңа ел бәйрәмнәре (Әлмәт, Ленин ур., 37 нче йорт)


 

Матурлыкка хозурланасың килсә...

1.«Казан» гаилә үзәгендә Россиядәге иң зур чыршыларның берсен күрерсең.

2. Башкаланың Бауман урамы һәм Кремль яр буе бизәлеше шаккатырырлык.

3.Иннополис шәһәрендә Яңа ел бәйрәме һәрчак үзенчәлекле уза.

4.Балык Бистәсе районының Степановка авылындагы боланнар кышын аеруча әкияти.

5.Татарстанның район үзәкләрендә булып, үзең өчен иң матур чыршыны билгели аласың.

 

Ә инде каникулда беркая да барасың килмәсә, өйдә тәмле-тәмле ризыклар белән сыйланып, «Сабантуй»ны укы!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев