Логотип Журнал Сабантуй
Беләсем килә!

Кызыл кыздай итә

Сәламәтлегегез нык, кәефегез күтәренке булсын дисәгез, кызыл төстәге җиләк-җимеш һәм яшелчәләр ашарга кирәк.

Сәламәтлегегез нык, кәефегез күтәренке булсын дисәгез, кызыл төстәге җиләк-җимеш һәм яшелчәләр ашарга кирәк.

Кызыл төстәге ризыклар А, С, Д, Е, К, РР, В төркеме витаминнарына бай. Шулай ук аларның составында күп санда микроэлементлар (калий, магний, натрий, цинк, тимер, йод һ.б.) бар. Әлеге файдалы матдәләр организмны ныгыта һәм иммун системасын, кан әйләнешен көйли. Организмда витаминнар һәм минераллар җитәрлек күләмдә булу ашкайнатуны яхшырта, тиренең төсе матур була, чәч һәм тырнаклар ныгый, организм әкрен картая. Нәтиҗәдә, кешенең кәефе күтәрелә, тормыш активлыгы һәм эшкә сәләте арта.

Шуңа күрә көндәлек рационда помидор, кызыл татлы борыч, чөгендер кебек яшелчәләрне кулланырга кирәк. Хәзер алманың да өлгергән чагы. Шуңа да кызыл төстәге алма ашарга киңәш ителә. Шулай ук гранат, кызыл апельсин, грейпфрут, кызыл виноград, кызыл слива, карбыз кебек җиләк-җимешләрне дә ашарга онытмагыз. Тик кайбер кешеләрдә мондый җиләк-җимешләргә аллергия булуы ихтимал. Әлеге ризыкларны чамасын белеп ашарга кирәк.

Табиблар  организм өчен кызыл төстәге төп 5 яшелчә һәм җиләк-җимешне атаганнар.

Помидор

Помидор аз калорияле, туклыклы матдәләргә бай яшелчә. Кызыл томат составында ликопин бар, ул ашказаны яман шешенә каршы көрәшергә ярдәм итә. Аның составындагы калий сәламәтлек өчен  бик тә мөһим, бигрәк тә йөрәккә файдалы. С витамины исә тән тиресенә яхшы тәэсир итә.

 

Кызыл борыч

Борычта бик күп калый бар. Ул ашкайнату системасына һәм йөрәк сәламәтлегенә уңай тәэсир итә. А витамины исә күзләр өчен файдалы.  Шулай ук составындагы С витамины организмдагы авыру бактерияләрне юк итә. Кызыл борычта бактерияләргә каршы көрәшергә ярдәм итүче капсаицин дип аталучы фитохимик элемент бар.

 

Алма

Алма - витаминнарның оясы. Алмада пектин, тимер, калий, кальций, натрий, фосфор, молибден, йод матдәләре, аскорбин кислотасы бар. Алма бөергә холестеринны нормада тоту өчен кирәк. Шуңа да көнгә 2-3 алма ашап кую бик файдалы. Йөткерүгә каршы, сулыш һәм йөрәк тибеше начарланганда да алма бик файдалы. Пешерелгән алма коры ютәлдән дәвалый. Алманың киптерелгән яфракларын кайнаган суда 10-15 минут төнәтеп, грипп белән авырганда, тавыш беткәндә кулланырга була. Алманың төшендә йод күп. Әгәр көнгә 5-6 алма төше ашап куйсаң, организмда кирәкле йод күләме булачак.

 

Мүк җиләге

Мүк җиләгендә А, С, К һәм В төркемендәге күп витаминнар бар. Бу җиләктә аеруча калий күп. Кальций, магний, фосфор, натрий да җитәрлек күләмдә. Шулай ук тимер, йод, марганец һәм бакыр бар.

Мүк җиләге радиациядән һәм онкологик авырулардан саклый.

Кыш көне мүк җиләген элек-электән салкын тию авыруларын дәвалау өчен кулланганнар. Аның табигый антибиотик булуын да онытмаска кирәк.

 

Кура җиләге

Кура җиләге – сәламәтлекне һәм иммунитетны ныгытуда алыштыргысыз. Анда В төркеме, С һәм Е витаминнары бик күп, шулай ук, калий, магний, фосфор, фолий кислотасы һәм тимер дә шактый.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев