Логотип Журнал Сабантуй
Беләсем килә!

Мәктәпкә имин юл

Иртән мәктәпкә бару – кечкенә генә квест үтү кебек. Синең максатың – уку йортына исән-имин барып җитү. Моның өчен юлда сине нинди куркынычлар сагалавын белеп тору мөһим.

 

Юл чаты. Светофорда яшел ут янса да, юл аркылы йөгерергә ашыкма. Борылыштан машина килеп чыгарга мөмкин. Шуңа күрә башта як-ягыңа кара! 

Юл читенә куелган машиналар һәм йөк фургоннары. Алар күрү мөмкинлеген чикли: машина йөртүче сине, ә син бу машиналар артыннан нәрсә килүен күрә алмыйсың. Шуңа күрә юл читендәге машиналарга якын урында юлны чыкмаска тырыш. 

Кар өемнәре, киосклар, тукталышлар. Алар аркасында җәүлегә – юл, ә юлдан барган машинага җәяүле күренми. Кинәт юлга йөгереп чыкма – машина йөртүче тормозга басып өлгермәскә мөмкин. 

Колакчыннар һәм телефон. Экранга карап атлаганда яисә музыка тыңлаганда, син светофорны да, якынлашып килүче машинаны да күрми калырга мөмкинсең. 

Рөхсәт ителмәгән урында юл аша чыгу. Шулай тизрәк булыр кебек тоела, ләкин андый урыннарда машина йөртүче юлга җәяүлеләр килеп чыгуын көтми. Бу бик куркыныч!

 

Иминлек кагыйдәләре

1. Өйдән мәктәпкә кадәрге юлны әти-әниең белән бергә үт. Алай иткәндә, имин маршрутны сайлавы да җиңелрәк булыр.

2. Тротуардан гына йөрергә тырыш. Тротуар булмаса, юл читеннән машиналар хәрәкәтенә каршы юнәлештә бар – шулай итеп син машиналарны алдан күрерсең. 

3. Юл аркылы бары тик җәяүлеләр кичүеннән һәм светофорның рөхсәт итүче сигналына гына чык. Юл кырыенда тукта, сулга, аннары уңга кара, машина йөртүчеләрнең сине күрүенә ышан. 

4. Автобусны, троллейбусны яки трамвайны алдан да, арттан да урап чыкма: алар аркасында юл бик начар күренә. Транспорт киткәнен көт яки җәяүлеләр кичүенә кадәр барып җит. 

5. Юлда ачык күренеп тор. Ачык төстәге кием һәм яктылык кайтаргычлар (курткада, рюкзакта, баш киемендә) машина йөртүчеләргә сине эңгер-меңгердә һәм яңгырда да күрергә ярдәм итә. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев