Логотип Журнал Сабантуй
Беләсем килә!

Мәскәү

Мәскәү шәһәре – илебезнең башкаласы. Россиянең иң эре сәяси, икътисади, фәнни һәм мәдәни үзәге.

Тарих 

Фашистларның төп максаты, әлбәттә, Мәскәүне алу була. Чөнки башкаланы кулга төшерү – илне җиңү дигән сүз. Германиядә бу планга «Тайфун» дигән исем бирәләр һәм 1941 нче елның 30 нчы сентябрендә аны тормышка ашыра башлыйлар. Кышка кадәр Мәскәүне алып, халыкны юк итәргә яки Германиягә куарга планлаштыра фашистлар. Дошманның әлеге планы тормышка ашмасын өчен бик нык тырышырга, кан коярга туры килә илебез халкына. 

Мәскәүне 7 айдан артык саклыйлар. 203 көн һәм төн буе башкала өчен сугыш бара. Бу бәрелеш икенче бөтендөнья сугышында иң зурлардан санала. Мәскәүне саклауда 7 миллионнан артык кеше катнаша. Дөньяның бер генә башкаласы да Гитлерга мондый көчле каршылык күрсәтми. Нәкъ менә Мәскәү янында ул үзенең беренче җитди җиңелүенә дучар була.

Сан

Мәскәүгә һөҗүм башлау өчен, фашист гаскәрләре 1,8 миллионнан артык сугышчы, 14 меңнән артык миномёт һәм корал, 1,7 мең танк, 1390 очкыч әзерли. Совет гаскәрләре көчләре исә бермә-бер кимрәк була. Шуңа да карамастан, безнең ил сугышчылары Мәскәүне саклап кала. 1942 нче ел башына фашистлар 250 километрга кадәр кире чигенергә мәҗбүр була.

Һәйкәл

Мәскәүдә сугыш еллары вакыйгаларына багышланган мемориаллар бик күп. Иң танылганнарыннан берсе – Кремльнең төньягында, Александров бакчасында урнашкан «Билгесез солдат кабере». Мемориал бронза байрак белән капланган кабер ташыннан гыйбарәт. Байракка солдат каскасы һәм лавр ботагы куелган. Әлеге һәйкәл янәшәсендәге Мәңгелек ут янында илнең төп каравыл посты урнашкан.

Мәскәүдә Баш ию тавында урнашкан Җиңү монументы да шәһәрнең күренекле урыны булып тора. Обелиск 1995 нче елның 9 нчы маенда ачыла. Ул – Россиядәге иң биек һәйкәл. Солдат штыгы рәвешендә эшләнгән бу монумент 141 метр 80 сантиметр биеклектә. Һәр ун сантиметр сугышның бер көнен символлаштыра.

«Герой-шәһәр» исеме 1965 нче елның 8 нче маенда бирелә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев