Логотип Журнал Сабантуй
Беләсем килә!

Миһаһай

Оквила упара кламару коалу накла ната. Бу – хәрефләр тезмәсе генә, дип уйласаң, ялгышасың. Безнең өчен сәер тоелган сүзләр индеецлар телендә «ат» дигәнне аңлата.

Авырлыгы  – 400–600 килограмм

Биеклеге – 150–185 сантиметр

Гомер озынлыгы – 20–30 ел

 

Тарих

Хәзерге атлар безнең эрага кадәр 2 мең 200 ел элек барлыкка килгән.

 

Сан

Атның йөрәге 4–4,5 килограмм авырлыкта.

 

Сәләт

Бу җан иясе бик тиз йөгерә. Чабыш вакытында атның тизлеге сәгатенә 60 километрга җитә. 

 

Холык

Атның хәтере яхшы. Әгәр хуҗасы аны яхшы тәрбияли икән, ат тугры хезмәт итә, хуҗасын һәрвакыт тыңлый. 

 

Бу – кызык!

Бу хайванның тешләре баш миенә караганда күбрәк урын алып тора. 

 

Белеп тор!

Атның тешләре һәм тояклары гомер буе үсә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев