Милли бәйрәмнәр: Нардуган
Һәр вакытның гына түгел, һәр халыкның да үз бәйрәме бар. Дустым, сине шул үзенчәлекле бәйрәмнәр белән таныштыруны башлыйбыз! Яңа ел көннәрен төрки халыклар яшәгән төбәкләрдә борынгыдан ук Нардуган вакыты дип йөрткәннәр.
Килеп чыгышы
Бу бәйрәм, гадәттә, 22 нче декабрь – елның иң кыска көненнән башлап уздырылган. Кышкы кояш торгынлыгын борынгы халыклар кояшның яңадан тууы рәвешендә күзаллаганнар. Бәйрәмнең атамасы да шуннан килеп чыккан: «нар» – «ут, кояш», ә «дуган» «туу»ны аңлата.
Бәйрәмдә нишләгәннәр?
Би-и-ик күп биегәннәр. Ишегалдында, болдыр кырында, өй эчендә, урамда... Һәр биюнең үз тәртибе булган. Ишегалдында 10–15 яшьлек балалар биесә, өй эчендә 15–20 яшьлек егетләргә генә биергә рөхсәт ителгән.
Нардуган болай башлана торган булган. Бәйрәм кичендә үзләрен танытмаслык итеп киенгән балалар, яшьләр «Нардуганга-а-а!» – дип кычкырып, өйдән-өйгә кереп, җырлап-биеп, такмаклар әйтеп йөргән. Араларында Нардуган Атасы белән Нардуган Анасы аерылып торган. Алар озын киемнәр кигәннәр. Нардуган Атасы җитен яки тиредән сакал аскан, ә Нардуган Анасы зур яулык ябынып, йөзенә корым яки иннек сөрткән.
Соңыннан киенгән-ясанган яшьләр учак янына җыела торган булган. Кайбер авылларда учакны һәр өйнең ишегалдында якканнар. Учакның уртасына салам уралган таяк куйганнар. Борынгылар бу учакның уты төрле авырулардан котылырга ярдәм итә, дип ышанган. Ә учак аркылы сикереп чыккан кеше, янәсе, ел буе авырмаган.
Шунысы да мөһим: учакны шырпы белән кабызмаганнар, утны ышкып тапканнар!
Нардуган такмаклары
Нардуган, нардуган,
Нардуган, хуҗалар,
Котлы, мөбарәк булсын!
Тормыш түгәрәк булсын,
Мал-туарыгыз артсын,
Колыннарыгыз чапсын,
Игеннәрегез уңсын –
Йомыркадай тук булсын,
Нардуган, нардуган!
Белеп тор!
Нардуган бәйрәмен чувашлар – «нартаван», мордвалар – «нардаве», руслар «святки» дип йөртә.
Кышкы сынамыш
Кыш карлы булса, җәй ярлы булмый.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев