Логотип Журнал Сабантуй
Календарь

«Мин зур үскәч космонавт булам!»

Арагызда шулай дип хыялланучылар бармы, дуслар?

 

12 апрель – Бөтендөнья космонавтика көне

Арагызда шулай дип хыялланучылар бармы, дуслар? Ә мәктәптә үк космонавт булырга өйрәнергә мөмкин икәнлеген белә идегезме? Казан шәһәренең 35 нче лицее – нәкъ менә шундый уку йортларының берсе. Биредә укучылар беренче сыйныфтан ук космонавт булырга әзерләнә. Бәлки, барысы да галәмгә очмас та, ләкин алар очкычлар, аларның төзелеше, планеталар һәм йолдызлар турында бик күп беләчәк.

Лицейның тәрбия эшләре буенча директор урынбасары Оксана Корбанова әйтүенчә, монда балалар беренче сыйныфтан ук конструкцияләү серләрен өйрәнә. 6 нчы сыйныфтан очыш программасын үзләштерә башлыйлар. Башта – тренажерларда, соңрак чын очкычларда очып та карыйлар икән.

35 нче лицейдагы аэрокосмик белем бирү үзәге 2014 нче елдан бирле эшли. Укучылар күп кенә бәйгеләрдә катнашып, җиңүләр дә яулаган. Кечкенәләр өчен мондый уку йорты – әлегә Татарстанда бердәнбер. Ләкин республика районнарында шундый 9 үзәк эшли икән. Димәк, космонавт булырга теләүче һәр укучы, республиканың кайсы почмагында яшәвенә карамастан, үзенә якын үзәкне сайлый ала.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев