Логотип Журнал Сабантуй
Беләсем килә!

Мәктәптә кем ничек укый?

Баланың мәктәптә ничек укуын аның нинди йолдызлык астында тууыннан да белергә була икән.

Баланың мәктәптә ничек укуын аның нинди йолдызлык астында тууыннан да белергә була икән.

 

Кучкар

Кучкар йолдызлыгы астында туган балалар төрле ачышлар ясарга сәләтле. Тик моның өчен әти-әниләргә сабыр булырга, бала белән бергә өй эшләрен башкарырга кирәк булачак. Кайбер темаларны кат-кат аңлатып, “чәйнәп” бирергә туры киләчәк. Тик моның өчен борчылырга кирәкми, әти-әниләрнең бу тырышлыгы юкка булмас. Вакытыгызны кызганмагыз.

 

Үгезбозау

Үгезбозау йолдызлыгы астында туган балаларның әти-әниләре өчен иң авыры – балага уку, гыйлем алуның кирәклеген аңлату. Үгезбозауларның укуда кызыксынулары булса, уңышлары да булачак. Алар максатчан, үҗәт. Ул сыйфатларны ача белергә генә кирәк.

 

Игезәкләр

Игезәкләр мәсьәләләр чишеп утырганчы, рәхәтләнеп рәсем ясыйлар. Иҗат итү – алар өчен иң рәхәте. Шуңа күрә әти-әниләр иң күңелсез, авыр фәннәрне дә иҗади яктан күрсәтә белергә тиеш. Нәкъ менә математикага аерым басым ясау сорала. Әти-әни ярдәменнән башка Игезәкләр бу фәнне үзләштерә алмас. Гомумән, Игезәкләргә һәрчак ярдәмче кирәк. Алар үзләре өстенә җаваплылык алырга куркалар.

 

Кысла

Кыслалар өчен, укудан бигрәк, сыйныфташлары белән уртак тел табу кыен.  Өй эшләрен башкару да Кыслаларда аерым авырлыклар тудыра. Әти-әниләргә төп киңәш – сабыр булу. Кечкенә адымнар белән Кыслалар уку процессына ияләшәчәк. Моның өчен вакыт кына кирәк.

 

Арыслан

“Күбрәк мактаган саен, билгеләр дә яхшырак”. Бу – Арысланнар турында. Шуңа күрә әти-әниләр бу йолдызлык астында туган балаларын мактап, үсендереп торырга тиеш. Тик кирәгеннән артык мактап ташлый күрмәгез.

 

Кыз

Кыз йолдызлыгында туучыларның тышкы яктан укуга кызыксынулары сизелмәсә дә, чынлыкта бик акыллылар. Аларның һәр нәрсәгә куллары ята. Төрле фәннәргә иҗади якын киләләр. Үз дигәннәренә ирешәләр дә.

 

Үлчәү

Үлчәү йолдызлыгында туучы балаларның энергияләре ташып тора. Шуңа да уку елының беренче көннәрендә үлчәүләргә бер дә җиңел булмаячак. Фикерләрне туплап, укуга чынлап торып керешкәнче күпмедер вакыт үтәчәк. Укытучыларга да, ата-анага да көтәргә генә кала.

 

Чаян

Чаяннар белән һәр нәрсәне алдан сөйләшеп куярга кирәк.  Алар максатчан, үзсүзле һәм үз дигәннәренә ирешү өчен күп көч сарыф итәргә сәләтлеләр.

 

Укчы

Укчы йолдызлыгы астында туган балаларның мәктәптә бик тә яратып укый торган дәресләре белән беррәттән, өнәп бетермәгәннәре дә шактый. Мәсәлән, алар әдәбиятны “су урынына эчсәләр” дә, рәсем дәресендә сабырлыклары җитеп бетмәскә мөмкин. Тик алар үҗәтлеге белән теләсә кайсы фәнне җиңеп чыгарга әзер. Алар өчен танылган булу, популярлык мөһим.

 

Кәҗәмөгез

Кәҗәмөгезләр өчен борчылырга кирәкми, алар һәр фәнне тиз “эләктереп алалар”. Бигрәк тә хезмәт, технология фәне буенча зур уңышларга ирешәчәкләр. Алар җаваплы, мөстәкыйль һәм тырышлар.

 

Сукояр

Кечкенә Сукоярларның кәефе көн дә үзгәреп тора. Я алар артык актив, я булмаса көне буе караватта үз уйларына бирелеп ятарга мөмкин. Укуда да шундый ук хәл күзәтелә. Кайбер көнне барлык фәннәрдән дә “бишле”ләр алып кайтса, икенче көнгә көндәлектә “өчле”ләр дә булуы ихтимал. Бу баланың тырышмаганлыгыннан түгел, бары тик йолдызларның шулай туры килүендә генә.

 

Балык

Балык йолдызлыгында туучы балаларның эчке дөньялары бик тә бай. Укытучыларына карата олы хөрмәт белән карыйлар һәм гомер буе рәхмәтлеләр. Ата-аналар балыкларга дөрес максатлар куеп, шул максатларына ирешү юлларын күрсәтергә тиеш. Балагызны тыңларга һәм ишетергә өйрәнегез.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев