Логотип Журнал Сабантуй
Беләсем килә!

Ни өчен арыслан – "патша"?

«Сабантуй» журналы, Казан зоопаркы белән берлектә, шәп проект эшләде.

Уйлап караганыгыз бармы, ни өчен арысланны «хайваннар патшасы» дип йөртәләр? Чынлыкта, арыслан дөньядагы иң зур җәнлек тә, иң җитезе дә, иң акыллысы да түгел. Ләкин ул бөтен кыяфәте белән үзенең көчле, тыныч булуын күрсәтеп тора. Яллары таҗны хәтерләтә. Бәлки, әнә шул тышкы кыяфәтенә карап, аны «патша» дип йөртә башлаганнардыр да.

Икенчедән, арысланнар тормышы зур гаиләдәге шикелле. Әти арыслан – гаилә башлыгы. Ул балаларны һәм әни арысланнарны саклый. Шул ук вакытта үзенә хөрмәт тә таләп итә. Әйтик, прайдның (арысланнар гаиләсе шулай дип атала) башка әгъзалары иң элек җитәкче арысланны ашата.

10 мең еллар чамасы элек арыслан дөньядагы иң киң таралган имезүче җәнлек булган. Бүген исә аларның саны күзгә күренеп кими. Димәк, «хайваннар патшасы» үзе дә яклауга һәм саклауга мохтаҗ.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев