Логотип Журнал Сабантуй
Календарь

Ньюборн-фотограф. Кем ул?

12 июль – фотограф көне

12 июль – фотограф көне

«Балага бер ай тулган икән – мин инде аны фотога төшермим. Фотосессиягә ун көнлек, күп дигәндә ике атналык сабыйларны алам», - ди ньюборн-фотограф Эльвира Исламова. Ньюборн - яңа гына туган сабыйларны фотога төшерү. Соңгы елларда әлеге юнәлеш шактый популярлык казанды. Үзе дә өч бала әнисе булган Эльвира Исламова безгә эшенең үзенчәлекләре турында сөйләде.

 

“Беркайчан да профессиональ фотограф булырмын дип уйламадым. Тәүге тапкыр сабыйларны фотога төшерү теләге өченче баламны көткәндә туды. Озак уйлап тормыйча, фотомәктәпкә укырга кердем, соңыннан үз эшенең осталары янына барып, мастер-класслар уздым. 5-10 көнлек балаларны фотога төшерү серләрен белдем.

Беркадәр реквизит туплагач, эшкә керештем. Әлбәттә, беренче фотосессияләрне бушлай уздырдым. Фотоларны эшкәртү вакыты да шактый озакка сузыла иде. Әти-әниләрнең канәгать булуларын күрү миңа көч өстәде. Әкренләп мин үз эшемә акча ала башладым. Соңрак студия булдырдым.

Фотосессиягә мин 12 көн тулмаган сабыйларны алырга тырышам. Нәкъ менә бу вакытка кадәр балаларның гәүдәләре ана карынында булган физиологик халәтне хәтерли, бала күбрәк йоклый. Ул бары тик ашарга һәм кием алыштыруга бүленә. Шуңа күрә фотосессиягә алдан, әле бәби туганчы ук язылу мәслихәт.

Фотога төшерү процессы 3-4, хәтта биш сәгатькә сузылырга мөмкин. Төп кагыйдә – балага зыян китермәү. Кайвакыт без баланы йокламаган килеш тә төшерәбез, күп очракта аның күзе йомык була.

Яшь сабыйлар белән эшләү шәхсән миңа күп көч бирә, аларны киендерү, йоклату, әниләр белән аралашу миңа нык ошый. Фотоларны эшкәрткәндә, үземне тылсымчы дип күз алдына китерәм.   

Әниләргә киңәшем шул – хыялыгыз бар икән, беркайчан да, бернигә дә карамастан ышаныгыз, аны тормышка ашырыгыз, зур юллар кечкенә генә адымнардан башлана”.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарии

  • аватар Без имени

    0

    0

    Эльвира @newborn_kazan_ , работами которой я восторгаюсь. Она либо обладает неким сакральным знанием, либо родилась с фотоаппаратом в руках, настолько красота ее работ кажется недосягаемой. . За каждым её снимком целая жизнь, судьба и своя история.