Логотип Журнал Сабантуй
Беләсем килә!

Океан нинди серләр саклый?

8 июнь – Бөтендөнья океаннар көне

8 июнь – Бөтендөнья океаннар көне

 

Безнең планетада барлыгы биш океан барлыгы барыбызга да мәгълүм: Тын, Һинд, Атлантик, Төньяк боз һәм Көньяк океаннар. Дөнья океаны Җир өслегенең дүрттән өч өлешен биләп тора. Тын океан – мәйданы буенча иң зурысы, икенче урында – Атлантик океан, ул иң тозлысы да. Төньяк Боз океаны – иң кечкенәсе, ул Тын океанга караганда 14 тапкыр кечерәк. Океаннар шушы көнгә кадәр ачылып бетмәгән серле сандык кебек, әллә никадәр серләре бар.

Тын океан белән бәйле кызыклы фактларны белә идегезме?

  1. Тын океан – иң зурысы һәм тирәне. Аның мәйданы 30 миллион квадрат километрга якын.
  2. Тын океанны беренче булып Фернан Магеллан йөзеп чыга. Аның сәяхәте 4 айга якын сузыла.
  3. Революциягә кадәр Россия карталарында Тын океанны Тыныч диңгез яки Көнчыгыш океан дип билгеләгәннәр.
  4. Тын океан диңгез хайваннарына иң бай сулык булып санала.  Моннан тыш, океанда дөньяда бүтән беркайда да очрамаган борынгы балыклар яши. Океанның төньягында дөньяда иң зур – 300 килограммлы ике катлы моллюск яши.
  5. Тын океан суларында 200 метрга кадәр суүсемнәр үсә.
  6. 20 гасыр башында Тын океан төбеннән 12,5 мең чакрымнан артык озынлыктагы  беренче телеграф кабеле сузыла.
  7. Иң күп утраулар да нәкъ менә Тын океанда икән. Монда 25 меңгә якын утрау урнашкан. Күбесе вулканнар ярдәмендә барлыкка килгән.
  8. Исеме Тын океан булсада, ул океаннар арасында иң тынгысызы булып санала. Биредә иң көчле давыллар котыра.
  9. Тын океан яр буйларында һәм утрауларында 50дән артык ил урнашкан, аларда кешелек дөньясының яртысы диярлек яши.
  10.  Тын океан күп халыкларның тормышында әһәмиятле роль уйный. Бөтен дөньяда тотыла торган балыкның яртысы шушы океанга туры килә. Япониядә диңгез төбендә моллюсклар үрчетәләр, суүсемнәр үстерәләр. Кайбер илләрдә диңгез суыннан тоз һәм башка химик матдәләр алалар, Калифорния, Австралия яр буйларында нефть чыгаралар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев