Логотип Журнал Сабантуй
Календарь

Олимпия чемпионнары

23 июнь – Халыкара Олимпия көне

23 июнь – Халыкара Олимпия көне

Олимпия уеннары тарихында җиңү яулаган спортчылар арасында балалар шактый булган. Тарихка күз салып, иң яшь медаль ияләрен барлап алдык.

1900 нче елгы Олимпия уенарында академик ишү буенча Нидерланд командасы вәкилләре Рольф Клейн һәм Франсуа Бранд рәсми ярыш алдыннан команданың бер вәкилен алмаштыруны сорыйлар. Шулай итеп көймәдә француз Марсель Депайе барлыкка килә. Аның башка илдән икәнлеге дә, яшь булуы да игътибарга алынмый. Нәтиҗәдә, команда алтын медаль яулый. Тарихчылар бу малайга 8-10 яшь чамасы булган дип саный.

1936 нчы елгы Берлинда узган Олимпия уеннарында Дания вәкиле Инге Серенсен өченче урында кала. 12 яшьлек кыз брасс белән 200 метр аралыкка йөзүдә катнаша. Сигез яшендә генә йөзү белән шөгыльләнә башлаган бу спортчы  бронза медаль яулый. Шул вакытта тәүге тапкыр Олимпия уеннарында катнашучылар өчен яшь чикләүләрен булдыру турында уйлана башлыйлар.

Көньяк Корея вәкиле Ким Юн Ми 1994 елда Лиллихаммерда узган кышкы Олимпиаданың җиңүчесе була. 13 яшендә ул шорт-трек буенча 3 мең метрлык эстафетада  командасы белән алтын медаль яулый. 1998 елда Ким Юн Ми тагын бер тапкыр команда составында үз нәтиҗәсен дәлилли.

Ундүрт яшьлек Надя Команечи 1976 елгы Олимпия уеннарында өч алтын, көмеш һәм бронза медальләргә ия була. Ул спорт гимнастикасы тарихында беренче тапкыр ун балл алуга ирешә.

1988 елгы Олимпиадада Будапешттан килгән спортчы Кристина Эгерсеги 200 метрга аркада йөзүдә алтын медаль, һәм 100 метр араны узуда көмеш медаль яулый. Бу вакытта аңа 14 яшь була.

2014 елда Сочида узган кышкы Олимпия уеннарында Юлия Липницкая фигуралы шуу буенча алтын медаль яулый. Россия спортчысы шулай итеп хатын-кызлар арасында ялгыз шууда Олимпия уеннары тарихында беренче тапкыр җиңү яулаган иң яшь спортчы булып таныла.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев