Логотип Журнал Сабантуй
Беләсем килә!

Остаханә: Туңдырма таякчыгыннан – беләзек!

Урамда – җәй! Тәмләп-тәмләп туңдырма ашар вакыт! Баллы туңдырманы ашап бетерү белән таякчыгын ташларга ашыкма! Бүген без сезгә алардан бик матур һәм төрле-төрле беләзекләр ясарга өйрәтәчәкбез! (Шулай...


Урамда – җәй! Тәмләп-тәмләп туңдырма ашар вакыт! Баллы туңдырманы ашап бетерү белән таякчыгын ташларга ашыкма! Бүген без сезгә алардан бик матур һәм төрле-төрле беләзекләр ясарга өйрәтәчәкбез! (Шулай ук кофейняларда каһвә болгата торган агач таякчыкларны да кулланырга мөмкин.)

 

1. Таякчыкларны төнгә суга салып куябыз. Алар иртәнгә бөгә алырлык итеп йомшарачак.


 

 

2. Беләзекнең размерын белер өчен йомшарган таякчыкны кулга куеп үлчибез. Һәм шул диаметрга туры килгән савыт алып, таякчыкны шунда салабыз. Ул шунда торып кибеп бетәргә тиеш. (Моның өчен капкач та, стакан да кулланырга була.)


 

 

3. Беләзекне карап чыгабыз: әгәр кытыршы яки кулга шырпы керердәй урыннары булса, шкурка белән ышкып шомартабыз.

 

 

4. Хәзер инде беләзекне бизәү турында уйларга була. Моны фломастерлар яки буяу белән буяп та, наклейкалар, төсле, чуар кәгазь ябыштырып та эшләргә була. Без, матур тукыма кисеп, аны беләзеккә җилем белән ябыштырып бизәргә булдык.


 

 

5. Беләзегебез ялтырап торсын, шоп-шома булсын дисәң, өстеннән лак белән сөртеп чык.

 

 

6. Җәйге итәк-күлмәкләргә килешеп торган матур беләзек әзер!


 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев