Попкорн кайчан барлыкка килгән?

Попкорн  - инглизчә рор (шарт) һәм corn  (кукуруз) дигән сүзләрдән килеп чыккан. Җылытканда орлык эчендәге су, кайнап, парга әйләнә башлый һәм бөртек эчендәге басым артканнан-арта. Орлык кабыгы бу басымны чыдатмый башлагач, кукуруз шартлый, эче тышка чыга. Моннан 5600 ел элек үк яшәгән җирле халык, хәзерге Нью-Мексико штаты территориясендә попкорннарны кайнар комда яки көлдә әзерләгәннәр. Ә 1885 елда Чарльз Криторз исемле американлы «Поппер» дигән тәгәрмәчле аппарат уйлап таба.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Комментарии (0)
Осталось символов: