Логотип Журнал Сабантуй
Беләсем килә!

Пушкин Казанда кайларда булган?

6 июнь – рус теле һәм А.С.Пушкинның туган көне

6 июнь – рус теле һәм А.С.Пушкинның туган көне

А.С.Пушкин көне 1997 елдан билгеләп үтелә, ә 2011 елдан шушы көнне рус теле көне итеп тә билгеләнде. Рус теле көненең нәкъ менә шушы датада үткәрелүе танылган рус язучысы А.С. Пушкинның туган көне белән бәйле.

Рус теле дөньяда киң таралган славян теле, географик яктан караганда танылган Европа теле дип тә атап була. «Language Monthly» журналында бастырылган мәгълүматларга караганда (1997 елның 3 нче саны), дөньяда якынча 300 миллион кеше рус телен белә, аларның 160 миллионы аны туган теле дип саный. Рус телен камил белүче лидер илләр булып Украина, Белоруссия, Казахстан һәм Үзбәкстан тора. Европа илләренә килсәк, рус телендә Польшада, Германиядә, Болгария һәм Чехиядә әйбәт сөйләшүчеләр күп икән. АКШ та алардан калышмый.

Ә А.С. Пушкинга килгәндә, аны белмәгән бала сирәктер. Аның Казан шәһәрендә булганын белә идегезме? Александр Сергеевич Казанга 1833 елның 4 сентябрендә килә. Ул Россия шәһәрләре буйлап сәяхәт итеп, Пугачев бунты тарихы турында материаллар җыя. Күренекле шагыйрь шул уңайдан Казан шәһәрендә дә туктала. Биредә ул 2 тәүлек һәм 7 сәгать була.

«Бу якка юкка гына бармадым», − дип яза Пушкин хатынына язган хатында Казанга килүе турында. Сәфәр вакытында җыелган материаллар «Пугачев тарихы» («История Пугачева») әсәрен, шулай ук  «Капитан кызы» («Капитанская дочка») романын иҗат иткәндә кулланыла. Казанда Пушкин исеме белән бәйле кызыклы урыннар бар. Әйдәгез, аларның кайберләре белән танышып китик әле.

 

Дворяннар җыены кунакханәсе

А.С.Пушкинның Казанда  кайда тукталуы турында тарихчыларның берничә фаразы бар. Кайберәүләр аны Казанның иң яхшы урыны - дворяннар җыены кунакханәсендә тукталган дип уйлыйлар. Ул Петропавловск тыкрыгында −  хәзерге Рәхмәтуллин урамында урнашкан. Нәкъ менә биредә Пушкин очраклы рәвештә шагыйрь Евгений Боратынский белән очрашкан дигән фикер бар.

 

Грузинская урамы

Истәлекләр буенча, 6 сентябрь иртәсендә Грузинская урамыннан (хәзер К.Маркс ур.) ул Сукно бистәсенә юнәлә, анда бик күп язмалар әзерли, шәһәр картларыннан сораша. Сукно бистәсендәге Сукно фабрикасының иске бер катлы таш бинасын карый.

 

Фукс йорты

Карл Фукс Казан университетында укыткан һәм туган якны өйрәнү белән мавыккан. Пушкин Фуксның Владимирская (хәзер Мәскәү) урамындагы йортында кунак була. Бу - шагыйрь булган, хәзергә кадәр сакланып калган бердәнбер бина.

 

Пушкин урамы

Пушкин урамы – Казандагы иң борынгы урамнарның берсе. Ул Казансу елгасының биек ярында Федоровский монастыреннан башлана. 1899 елда, шагыйрьнең 100 еллыгы уңаеннан,  әлеге урамга аның исеме бирелә.

 

Шагыйрь һәйкәле

1956 елда Пушкин урамы 2 йортта урнашкан опера һәм балет театры янында Пушкинга һәйкәл а ачыла. Ел саен 6 июньдә казанлылар биредә җыелып А.С. Пушкинны искә ала, аның әсәрләрен укый.

 

Казанда шулай ук А.С.Пушкин исемендәге мәдәният үзәге дә бар. Татарстанда Пушкин исемендәге ике лицей - Яр Чаллыда 78 нче һәм Яшел Үзәндә 9 нчы лицей эшли. Ике уку йорты да республиканың иң яхшы мәктәпләреннән санала.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев