Логотип Журнал Сабантуй
Беләсем килә!

Шимпанзе – туганыбыз?

Маймылларны безнең ерак бабаларыбыз диләр.

 

 

Маймылларны безнең ерак бабаларыбыз диләр...

 

Буе – 150 сантиметр

Авырлыгы – 55 килограмм

Гомер озынлыгы – 50 ел

 

Тарих Шимпанзелар һәм кешеләрнең үсеш юлы моннан 6 миллион ел элек аерылган, дип санала. Безнең геннар бик нык охшаган. Бу охшашлык 98 процентка җитә. 

Факт Шимпанзелар бик акыллы. Аларны хәтта ымнар ярдәмендә аралашырга да өйрәтеп була. 

Гадәт Күп вакытларын агачта үткәрәләр. Җиргә, күбесенчә, су эчү өчен төшәләр.

Сан Шимпанзе 50 яшькә кадәр яшәргә мөмкин. Зоопаркларда әлеге маймылларның гомер озынлыгы 60 елга да җитә.

Сәләт Шимпанзелар эш кораллары ясый белә. Әйтик, таш ярдәмендә чикләвек ваталар, яфраклардан су җыю өчен савытлар әмәллиләр. 

Гаҗәп Кытай зоопаркларының берсендә яшәүче шимпанзе көн саен, себерке тотып, вольерын чистарта торган булган. 

Бу – кызык! Әни шимпанзелар балаларын бик нык кайгырта. Алар йөрергә өйрәнгәнче, ягъни ярты ел чамасы, нәни маймылларны аркаларына утыртып йөртәләр.

Сер «Шимпанзе» сүзе чилуба теленнән алынган булырга мөмкин. Бу телдә «кивили-чимпензе» «кешегә охшаган» дигәнне аңлата. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев