Логотип Журнал Сабантуй
Беләсем килә!

Сигезаяклар көне

Сигезаяк

Белә идегезме, бүген сигезаяклар көне. Алар үтә кызыклы җанварлар. Мәсәлән, европа сигезаякларының өч йөрәге бар. Беренче йөрәк сигезаякның зәңгәр канын бөтен тәне буенча йөртә. Ә тагын ике йөрәге саңаклары аркылы канны куа. Шуңа күрә дә сигезаяк сулый ала.

Гадәти сигезаяк су хайваннары арасында баш мие иң югары үсештә булган җәнвар булып санала. Аларны дрессировка белән төрле күнекмәләргә бик тиз өйрәтеп була. Сигезаяк үз төсен үзгәртә дә ала. Аеруча аңа куркыныч янаганда ул тирә-юньнең төсен кабул итәргә сәләтле. Аның гәүдәсе уртача 90 см. Массасы 7 кг кадәр җитәргә мөмкин. Сигезаяклар уртача ике ел яши.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев