Логотип Журнал Сабантуй
Беләсем килә!

Атлар турында нәрсә беләсең?

13 декабрь – атлар көне

13 декабрь – атлар көне

Атлар турында кызыклы фактлар:

  • Әгәр   тарихка күз салсак, кешенең ат белән дуслыгы безнең эрага кадәр 5000 ел элек башланган.Бу турыда тау куышларында ясап калдырылган борынгы рәсемнәр сөйли.

  • Җир шарында бу хайванны иң кыска сүз белән атап йөртүчеләр – төрки халык, без аны "ат" дибез. Иң озыны – Көньяк индеецлар телендә – "Оквилаупаракламарукоаллунакланата".

  • Ат төсле төшләр күрә.

  • Бу җан иясе 60 км/сәг тизлек белән чаба һәм 2,5 метр биеклеккә сикерә ала.

  • Ат күз, борын, ирен, ияк, колак тирәсендә урнашкан озын төкләре (антенналары) ярдәмендә сизә.

  • Ул якыннан яхшы күрә: хәтта кешенең ым, ишарәсен тоя ала. Әмма ерактан күреме начар. Ат алда, артта, уңда,  сулда, аста, өстә нәрсә барын тигез дәрәҗәдә яхшы күрә. Кояш яктысы аның күзен чакмый.

  • Атның иң курыккан җан иясе – бал корты. Әгәр  берьюлы  дистәләп корт һөҗүм итсә, ул үләргә мөмкин.

  • Ат басып йоклый.

  •  

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев