Смоленск
«Герой-шәһәр» исеме 1985 нче елның 6 нчы маенда бирелә.
Россия тарихында бу шәһәр «калкан-шәһәр», «Россия калканы» һәм «ачкыч-шәһәр» буларак билгеле, ул күп гасырлар дәвамында Мәскәүнең, Рус дәүләтенең ышанычлы сакчысы булган.
Тарих
Смоленск фашист гаскәрләре Мәскәүгә төп һөҗүм ясарга планлаштырган юлда урнашкан. Беренче бомбардировкага шәһәр 1941 нче елның 24 нче июнендә дучар була. 4 көннән соң гитлерчылар Смоленскка икенче һава һөҗүме ясый, нәтиҗәдә шәһәрнең үзәк өлеше тулысынча җимерелә. 1941 нче елның 10 нчы июлендә мәшһүр Смоленск сугышы башлана. Бу сугыш фашистларның Мәскәүгә һөҗүмен нык тоткарлый. 29 нчы июльдә гитлерчылар шәһәргә керә алалар. Оккупация 1941 нче елның җәеннән 1943 нче елның 25 нче сентябренә кадәр сузыла.
Сан
Немецлар оккупациясе чорында шәһәрдә барлыгы 96 сәнәгать оешмасы, 23 хастаханә, 33 мәктәп, электр станциясе, трамвай депосы, тимер юл төене, күперләр юк ителгән. Смоленскның 8 меңгә якын бинасыннан 7 мең 300 е тулысынча җимерелгән.
Һәйкәл
Бөек Ватан сугышы елларында Смоленск җирендә һәлак булганнар истәлегенә шәһәрнең Реад паркында «Үлемсезлек курганы» төзелә. Мемориалны 1970 нче елның 25 нче сентябрендә Смоленскны оккупациядән азат итүгә 27 ел тулган көнне ачалар.
Калкулыкны шәһәр халкы үз куллары белән туфрак ташып өйгән. Курган өчен туфракны Смоленск өлкәсенең барлык почмакларыннан, хәрби һәм партизан зиратларыннан, тугандаш каберләрдән җыйганнар. Ул сугыш вакытында туганнарын һәм якыннарын югалтканнарның әрнү һәм кайгы символына әверелгән.
Шәһәр кремле янында исә «Геройлар Хәтере скверы» урнашкан. Андагы Мәңгелек утны 1968 нче елның 28 нче сентябрендә Михаил Егоров кабыза. Ул – Смоленск өлкәсендә туып-үскән, 1945 нче елның 1 нче маенда сугышчан дусты Мелитон Кантария белән Берлинда Рейхстагка Җиңү Байрагын күтәргән кеше. Михаил Егоров 1975 нче елда Смоленсктагы Мәңгелек ут янында җирләнгән.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев