Су асты хайваннары турында кызыклы фактлар

Су асты – гаҗәеп бер могҗизалы дөнья. Нинди генә хайваннар, балыклар яшәми анда! Төрледән-төрле суүсемнәр үсә.

  • Җир йөзендә иң зур хайван – кит. Аның озынлыгы – 33 метр, авырлыгы 100-120 тоннага кадәр җитә. Кит, күбесенчә, криль (вак кысла) белән туклана. Аларны көненә 3-5 тонна ашарга сәләтле. Кайбер китлар балык та ярата.
  • Дельфиннар үзара билгеле бер тавыш сигналлары аша аралаша белә. Борчылган вакытта алар чәрелдәгән кебек сигнал җибәрәләр. Кайвакыт сузып, моңлы итеп тавыш бирәләр. Ә кайчак эт өргән кебек аваз да чыгарырга сәләтле.
  • Тропик һәм субтропик диңгезләрдә “богомол” дип аталучы кызыклы  хайван яши. Аларның күзләре дөньяда иң катлаулысы. Богомоллар12 төрдәге төсне аерырга сәләтле. Шулай ук ул инфракызыл һәм ультрашәмәхә нурларны да күрә ала.
  • Иң зур моллюскны 2007 елда Яңа Зеландия балыкчылары Антарктида ярларыннан тоталар. Озынлыгы 10 метр, ә авырлыгы – ярты тоннага якын. Моллюскны өйрәнгәннән соң, галимнәр гаҗәеп ачыш ясаганнар: аның аш кайнату системасы баш мие аша уза.
  • Помпей суалчаннары эсселеккә чыдамнар. Бу суалчаннар океан өслегеннән 2500 метр тирәнлектә, вулканнар тирәсендә яши. Вулканнардан чыккан кайнарлыкны җиңел кичерергә сәләтле. Бу суалчан якынча 13 сантиметрга кадәр үсә.

Медузалар иң борынгы организмнарның берсе булып санала. Алар моннан 700 миллион ел элек, динозаврларга кадәр үк барлыкка килгән дип санала.  Медузаның сөякләре, баш мие, йөрәге һәм башы юк. Кайбер төрләре караңгыда ялтырый да.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Комментарии (0)
Осталось символов: