Логотип Журнал Сабантуй
Беләсем килә!

Табигатькә – сәфәргә: кечкенә сәяхәтчегә киңәшләр

3 март – Бөтендөнья кыргый табигать көне

3 март – Бөтендөнья кыргый табигать көне

Табигатькә чыкканда ниләр белергә кирәк?



Маршрут
Кайда барасыгызны алдан ук ачыклап, юлыгызны сызгалап куегыз. Табигатькә сәфәргә чыгу буенча тәҗрибәгез юкмы? Димәк, кыска юл сайлагыз – сәфәрегез 4-8 сәгатьтән артмасын.
Кием
Сезонга түгел, һава торышына карап киенегез. Ул уңайлы, җиңел булырга тиеш. Иң мөһиме, яңгыр ява калса аяк һәм өс киеме су үткәрә торган булмасын. Өстәмә оекбаш һәм кием алу да комачау итмәс.
Букча
Сәфәргә чыккан һәр кешенең үз букчасы булсын. Хәтта балаларның да. Әмма аның авырлыгына игътибар итегез – 8 яшькә кадәрге балаларның букча авырлыгы 1,5 килограммнан артмаска тиеш.
Букчада
Бер көнлек сәяхәт өчен рюкзакта булырга тиешле иң кирәкле әйберләр – утырып ял итү өчен юка келәм, һава торышына карап кием, компас, телефон һәм фонарь, бөҗәкләргә каршы препарат, пикник өчен савыт-саба, термос белән чәй, су, тамак ялгап алырлык ризык, пәке, иң кирәкле дару һәм беренче ярдәм өчен медицина кирәк-ярагы.
Озаккамы?
Табигатьтә кунып калырга уйлыйсызмы? Димәк букча зурая һәм анда палатка, йокы кирәк-ярагы, шырпы, тиз бозылмый торган азык-төлек тә булырга тиеш.
Комачау итмәс...
Фотоаппарат, таянып йөрергә таяк, кечкенә балта һәм көрәк.
Истә тотыгыз: табигатьтә ял иткәннән соң артыгыздан чүп-чар калдырмагыз. Ут белән саксыз эш итмәгез: урманда учак ягу катгый тыела!
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев