Логотип Журнал Сабантуй
Беләсем килә!

Цитрус кабыгын ташламагыз!

Цитрусларның С витаминына бай икәнен һәркем белә. Аларның кабыгын да ташларга ашыкмагыз әле.

Цитрусларның С витаминына бай икәнен һәркем белә. Аларның кабыгын да ташларга ашыкмагыз әле. Түбәндәге киңәшләрнең берәрсенә ярап куяр.

- Төрле цитрус кабыкларын бер савытка салып, кием шкафына яки юыну бүлмәсенә куярга мөмкин. Алар тәмле ис таратып кына калмый, көя күбәләгеннән дә саклый.
- Аш пешерү бүлмәсендәге исләрне дә әфлисун, мандарин кабыгы киметә ала. Кабыкны чүп чиләге төбенә салып куярга була.
- Вакланган кабыкларны туфракка черемә буларак кулланалар. Аның исе түтәлләрне эт, песиләрдән дә саклый. Шуңа, йорт хайваннары өйдәге гөлләргә тимәсен, дисәгез, үсемлек яфракларын цитрус кабыгы белән ышкыгыз.
- Ашаганнан соң лимон яки лайм кабыгын чәйнәп кую сулышны чистарта.
- Өйгә хуш ис таралсын дисәгез, цитрус кабыкларына бераз су салып, әкрен утка куегыз.
- Аяк киеме астына ябышкан сагыз яки сумаланы да кабык ышкып бетерергә була.
- Бакчадагы кырмыскаларны бетерү өчен, блендерда вакланган берничә төр цитрус кабыгына җылымса су өстәп, катнашма ясыйлар.
- Кипкән, он итеп изелгән кабыкларны ванна кергәндә, хуш ис өчен, суга салалар.
- Цитрус кабыкларын өйдә сабын ясаганда да кулланалар.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев