Логотип Журнал Сабантуй
Календарь

Төсләр ни сөйли?

Кем нинди төс яратуына карап, кешеләрнең холык-фигылен ачыкларга мөмкин икән. Әйдәгез сынап карыйк әле, туры килер микән?

14 сентябрь - буяу көне 

Кем нинди төс яратуына карап, кешеләрнең холык-фигылен ачыкларга мөмкин икән. Әйдәгез сынап карыйк әле, туры килер микән?

Яшел төсне үз итүчеләр - иҗади кешеләр. Алар бик тыныч, юк-барга кызып китмиләр, үз-үзләренә ышанычлары зур, сабыр һәм көчле ихтыярлы.

Зәңгәр төс яратучылар - ирекле кешеләр. Аларның уйлары да, хәрәкәтләре дә ирекле. Аралашучан, берәүдән дә ярдәм өмет итмиләр, бары үз көчләренә генә ышаналар. Авырлыклар алдында югалып калмыйлар, теләсә нинди хәлдән дә чыгу юлын табып була, дигән девиз белән яшиләр.

Зәңгәрсу төскә өстенлек бирүчеләрне әйлән-тирәдәгеләргә теләктәшлек күрсәткән, аларны беркайчан да тәнкыйтьләмәгән өчен яраталар.

Кызыл төсне яратучыларның энергияләре ташып тора. Алар - максатларына ирешүчән, үҗәт һәм тәвәккәл кешеләр.

Алсу төс яратасыз икән, димәк сез – нәфислекнең үзе. Сезне бөтен нәрсә гаҗәпләндерә һәм сөендерә. Сез өмет тулы ак, якты хыяллар белән яшисез. Сезне якыннарыгыз бик ярата һәм таныш-белешләрегез дә хөрмәт итә.

Шәмәхә төсне яратучылар - хисчән, ихлас һәм серле затлар. Матурлыкка омтылучан кешеләр. Алар акыллы һәм чибәр, сәләтле.

Әфлисун төсенә өстенлек бирәсез икән, сез көрәшче, беркайчан да кәефегез төшми. Кешеләр сезгә тартыла. Теләсә кайсы хәлдән чыгу юлын оста табасыз. Сез бик җаваплы кеше.

Кара төсне ярату сезнең үз дөньягызны әйләнә-тирәдәгеләр  тыкшынуыннан сакларга тырышуыгызны күрсәтә. Сез аралашырга, кемгәдер бәйле булырга яратмыйсыз, кешеләр белән дә сез бик сак.  Сез горур һәм акыллы, юмор хисенә дә бай. Тик сезнең белән дуслашу җиңел түгел. Сез үзенчәлекле, кызыклы кешеләр белән аралашуны өстен күрәсез.

Ак төскә өстенлек бирүчеләрнең эчке дөньялары саф. Сез максатыгызга ирешү өчен гадел юл гына сайлыйсыз. Сез ялганга бармыйсыз, ачык күңелле, туры сүзле. Сезгә һәрвакыт таянырга була. Сүзегездә торганга күрә, тирә-юньдәгеләр дә сезне үз итә. Кешеләргә ярдәм итү сезнең өчен бәйрәмгә тиң.

Сары төсне “кояш” белән бәйләргә була. Алар ышанычлы һәм өмет белән яшиләр. Игътибар үзәгендә булырга яраталар. Тәвәккәл, нык холыклы.  Теләсә кайсы очрашудан да күңелле бәйрәм ясарга сәләтле кешеләр, теләсә кайсы компаниянең үзәгендә булучылар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев