Логотип Журнал Сабантуй
Беләсем килә!

Тула

«Герой-шәһәр» исеме 1976 нчы елның 7 нче декабрендә бирелә.

Икенче бөтендөнья сугышы башланган вакытта Тула өлкәсе сәнәгать иң алга киткән төбәкләрнең берсе була. Мондагы корал заводы иң борынгылардан санала. Тулада хәрби бәрелешләр барганда да ул эшеннән туктамый.

Тарих 

1941 нче елның 12 нче октябрендә немец сугышчылары Туладан 59 гына чакрым ераклыкта урнашкан Алексин шәһәренә бәреп керә. Ә ике атнадан Щёкино каласына да барып җитәләр. Монысы – Туладан нибары 25 чакрымда! Октябрь ахырында Тулага һөҗүм башлана. Шәһәр камалышта кала. Ләкин фашистларның омтылышы уңышсыз була. 45 көнгә сузылган каты бәрелешләрдән соң, дошман артка чигенә.

Факт

Каты сугышлар барган көннәрдә дә Тула халкы «Барысы да фронт өчен!» дип яши. Биредә танклар, төрле калибрлы пушкалар, пулемёт, винтовкаларны ремонтлыйлар. «Швейсоюз» оешмаларында сугышчылар өчен кием-салым, маскировка халатлары, бияләйләр тегәләр. 

Сан

Туладан Ватанны сакларга дип киткән 38,5 мең сугышчы һәлак була. Бу – һәр өченче Тула кешесе яу кырында ятып кала дигән сүз.

Һәйкәл

Тула шәһәрендә Бөек Ватан сугышы белән бәйле 30 лап мемориал бар. Шуларның берничәсе белән танышып китик. 

Җиңү мәйданында урнашкан «Өч штык» мемориалы шәһәрне саклауда бөтен халыкның бердәм көрәшүен символлаштыра. Штыкларның биеклеге – 51, 41 һәм 31 метр. Алар арасында Мәңгелек ут яна. Ялкынны Тулага Мәскәүдәге Билгесез солдат кабере янындагы Мәңгелек уттан алып киләләр. 

2015 нче елда ачылган «Ватан күген саклаучыларга» мемориалы 171 нче истребительләр авиаполкы очучысы Иван Вишняковның батырлыгына нигезләнеп эшләнгән. Советлар Союзы Герое бер бәрелеш вакытында ике немец разведчик-очкычын бәреп төшерә. Һәйкәл тирәсендәге пилоннарга, Вишняков кебек үк, Советлар Союзы Герое исеменә лаек булган 2420 очучының исеме язылган.

«Бөек Ватан сугышы елларында табиблар һәм шәфкать туташлары батырлыгы» һәйкәленең тарихы бик кызыклы. Ул Тула шәһәренең 20 нче гимназиясендә куелган. Һәйкәл өчен урын очраклы гына сайланмаган. 1941 нче елның октябрендә мәктәп бинасында хәрби госпиталь урнашкан була.

Бөек Ватан сугышы елларында фронтта 700 меңнән артык медицина хезмәткәре көч куя.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев