Логотип Журнал Сабантуй
Беләсем килә!

Урманга – гөмбә җыярга

Ашарга яраклы гөмбәләрне беләсезме?

Безнең илнең урман-кырларында ашарга яраклы гөмбәләрең 150дән артык төре очрый. Ләкин шуларның бары берничә дистә төре генә киң кулланыла.

Ашый торган гөмбәләрне  беләсезме?

Ак гөмбә – көпшәле гөмбә. Табигатьтә күбрәк Төнькта киң таралган. Эшләпәсе коңгырт, кабарып тора. Ылыслы һәм яфраклы урманнарда нарат, каен, чыршы, имән агачлары тирәсендә үсә. Июльдән октябрьгә кадәр күренә. Аны пешерергә, кыздырырга, маринадларга, киптерергә ярый.

Шампиньон – ашарга яраклы бик тәмле гөмбә. Яшелчә, җиләк-җимеш бакчаларында, болыннарда июльдән сентябрьгә кадәр үсә.  Эшләпәсе итләч, шома, аксыл төстә.

Әтәч гөмбәсенең 70 ләп төре бар. Татарстанда бер төре – сары яки гади әтәч гөмбәсе үсә. Эшләпәсе сары төстә, хуш исле. Катнаш урманнарда июньнән сентябрь  ахырларына кадәр үсә.

Баллы гөмбәнең Татарстанда 4 төре бар: көзге баллы гөмбә, болын баллы гөмбәсе, җәйге баллы гөмбә, сары ялган баллы гөмбә. Ялган баллы гөмбәне җыярга ярамый. Баллы гөмбәнең эшләпәсен генә кулланырга тәкъдим ителә. Сентябрь, октябрь айларында өлгерә.

Җирән гөмбәнең эшләпәсе итләч, бүрәнкәсыман, җирән төстә, карасу төстә түгәрәкләр сызылган. Киселгән урманнарда, яшь агачлар арасында июльдән сентябрьгә кадәр үсә.

 

 

 

Галерея

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев