Логотип Журнал Сабантуй
Календарь

Велосипедта дөрес йөрү кагыйдәләре

23 апрель – Россиядә велосипедчы көне

23 апрель – Россиядә велосипедчы көне

Көннәр җылытуга, велосипедны алып, урамга чыгасы, анда рәхәтләнеп чабасы килә башлый, шулаймы? Тукта! Әйдә, тикшерик әле, велосипедта йөрергә әзерме син?

- Саклагыч киемнәрең бармы? Шлем, тез һәм терсәкләрне саклагычлар турында әйтәм. Алардан башка йөрү – «текәлек» билгесе түгел! Бик осталар да егылырга, җәрәхәтләнергә мөмкин. 

- Велосипедың төзекме? Ватык транспортта йөрү шулай ук куркыныч. Берәр деталь хәрәкәт вакытында төшеп калса, велосипедтан егылуыңны көт тә тор. Транспортның төзеклеген үзең генә тикшерә алмасаң, олылардан ярдәм сора.

- Киемеңдә һәм велосипедыңда яктылык кайтаргыч элементлар бармы? Кичкә калсаң, алар бик тә кирәк булачак! (Яктылык кайтаргыч элементларның файдасы турында журналның март саныннан укы).

Бөтен сорауларга да «әйе» дип җавап биргәнсең икән, велосипедта йөрергә рөхсәт!

Велосипедка беренче мәртәбә яки күптән түгел генә утыргансың икән, башкалардан читтәрәк йөрүең хәерле.

Рульне тотмыйча йөрү, бер велосипедка берничә кеше утыру тыела.

Велосипед йөртүчеләр юл йөрү кагыйдәләрен белергә һәм төгәл үтәргә тиеш. Әйтик, уңга яки сулга борылганда, моны кул белән ничек күрсәтергә, юлның кайсы ягыннан барырга, юл аркылы чыкканда нишләргә кирәклеген белү мәҗбүри.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев