Логотип Журнал Сабантуй
Беләсем килә!

Виртуаль дөньяда сак бул!

Интернетта утыручы балалар өчен киңәшләр

 

Интернет – ул чиксез мәгълүмат дөньясы. Аннан уку өчен кирәкле булган күп нәрсәне алырга мөмкин. Шулай ук Интернетта дусларың белән аралашасың яки яңа танышлар да таба аласың. Ләкин виртуаль дөньяда күп кенә начар нәрсәләр дә бар. Интернетта үзеңне дөрес тотмау аркасында үзеңә генә түгел, якыннарыңа да зыян килергә мөмкин. Менә бу кагыйдәләр белән танышып чыксаң, аларга җитди карасаң һәм алар белән дусларыңны таныштырсаң, күп кенә күңелсезлекләрдән ерак булырсың!

        Таныш булмаган кешеләр белән интернетта аралашу кагыйдәләре:

 

  1. Шәхси мәгълүматларны (парольләр, телефон, адрес, мәктәп номеры) Интернеттагы таныш булмаган кешеләргә җиткерә күрмә.
  2. Таныш булмаган кешеләр белән фотолар алмашудан да тыелып тор.
  3. Әгәр үзеңнең яңа виртуаль танышың белән реаль тормышта очрашасың килә икән, моны бары тик әтиең һәм әниең күзәтүе астында гына эшләргә ярый.
  4. Әгәр Интернеттагы яңа танышың белән аралашу негативка үзгәрә икән, кичекмәстән бу аралашуны туктат һәм башка яңартма.
  5. Әгәр яңа Интернет-танышың синнән күпкә олырак икән, аның белән аралашуың турында, һичшиксез, әти-әниеңә хәбәр ит.

Интернетта аралашу куркынычсыз булсын өчен...

1.Үз паролеңне берәүгә дә әйтмә. Синең паролеңне җиңел генә "чишеп" булмавына инан: аңа саннар, баш һәм юл хәрефләре өстә.

2.Социаль челтәрләрдә үзең турында шәхси мәгълүматларны (телефон, адрес, мәктәп номеры) урнаштырма.  Бу мәгълүматларны белсә, җинаятьче сине реаль тормышта бик җиңел таба алачак.

3.Онлайн-танышулар белән бик сак бул һәм виртуаль аралашудан ары узмаска тырыш.

4.Эзләү системаларында, социаль челтәрләрдә һәм башка сайтларда куркынычсыз эзләү режимын куллан.

 Тагын бер файдалы мәгълүмат:

Нинди генә компьютер артында утырсак та, аңа төрле вируслар зыян китерергә мөмкин. Ишеткәнең бардыр бит?! Аларны әле үтә зарарлы программалар дип тә атыйлар. Менә шул вируслар мөһим мәгълүматны юк итәргә яисә Интернет аша акча урларга да сәләтле.

  1. Дустанә мөнәсәбәттә бул, арадашчыңны үпкәләтә алырдай начар сүзләр кулланма. Интернетта негатив синекеннән башка да җитәрлек.

  2. Әгәр синең үзеңә начар сүзләр язалар икән, игътибар итмә. Агрессия белдерүчеләр белән дә аралашуны шунда ук өз.

  3. Әгәр синең берәр кеше белән бүтән аралашасың килми икән, ә ул һаман сиңа язып йөдәтә, ди – аны блокка җибәр ("кара исемлек"кә өстә) яки ресурсның модераторларына шикаять яз.

 

Шуңа да саклык чаралары күрергә онытмагыз:


- Компьютерны саклау өчен аңа махсус программалар һәм фильтрлар урнаштырылган. Аларны көйләү мөмкинлекләрендә берни үзгәртмә!
- Шикле файлларны компьютерыңда саклама һәм ачып та карама.
- Компьютерның вируска каршы программасы киңәш итми икән, “шикле” саналган сайтларга кермәскә кирәк.
- Төрле логин һәм парольләрне берәүгә дә әйтмә, Интернетка да “элмә” – алар фатир ачкычы кебек ышанычлы сакланырга тиеш.

 

 

Җинаятьчеләрдән тыш, Интернетта тәрбиясез һәм явыз кешеләр дә бар бит әле. Үз кәефләрен күтәрү өчен аларга башкалардан көлү берни дә түгел. Алар сиңа теләсә-нинди фотолар җибәрергә, төрлечә рәнҗетергә дә мөмкин. 

 

Андый очракта исеңдә тот:


- Сине кимсетә торган хәбәр язганнар икән, аңа каршы җавап бирмә – аралашуны гына туктат.
- Әгәр дә сиңа Интернет аша яныйлар икән, бу хакта әти-әниеңә җиткерергә оялма. Исеңдә тот: янауның максаты – сине куркыту һәм үпкәләтү. Әмма андый кешеләр җаваплылыктан курка.
- Күмәкләшеп эзәрлекләү –  шәфкатьсезлекнең чиктән тыш чагылышы. Корбанга төрле кимсетү һәм янау сүзләре әйтелә, аның фотографияләрен бозалар һәм барлык мәгълүматларны бастыралар. Башкаларны шул рәвешле кимсетүчеләргә беркайчан да кушылма һәм алар белән аралашма.
- Барлык очракларда да әти-әниең белән киңәш.
...Килешәсеңдер – әлеге киңәшләрне үтәүнең бер авырлыгы да юк. Шулай булгач, Интернет киңлекләрендә хәерле сәяхәт кенә теләп калабыз!

 

 


 

 

 

 

 


 

 

 

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев