ВОЛГОГРАД (СТАЛИНГРАД)
2025 ел Бөек Җиңүнең 80 еллыгын билгеләп үтә. Без дә әлеге дата уңаеннан, яшь укучыларыбызны илебезнең Герой-шәһәрләре белән таныштырып барырга булдык. Бүген Волгоград (Сталинград) шәһәре белән танышырбыз. 1945 елның 1 маенда Сталинградка (хәзерге Волгоград) «Герой-шәһәр» исеме бирелә.
Тарих
Сталинград сугышы 1942 елның 17 июлендә башланып, алты ай ярым дәвам итә. Һәр урам, һәр йорт өчен көрәш бара. Вокзал бинасы гына да 13 тапкыр кулдан-кулга күчә. Шәһәр җимерелә һәм хәрабәләргә әверелә. Солдатларыбызның батырлыгы нәтиҗәсендә 18 ноябрьдә Германия гаскәрләренең алга китүе туктатыла. 1943 елның 2 февралендә дошман гаскәрләрләре тар-мар ителә.
Факт
1930 елда төзелгән Сталинград трактор заводы шәһәрне бомбага тоткан чакта да үз эшен туктатмаган. Сталинград урамнарында каты атышлар барган иң авыр көннәрдә дә Т-34 танкы әзерләнгән һәм конвейрдан туп-туры яу кырына озатылган.
Сан
Мамай курган биеклегендә 34 505 кеше җирләнгән.
Һәйкәл
1967 елның 15 октябрендә хәзерге Волгоградның Мамай курганында дөньяда тиңе булмаган һәйкәл – ансамбль ачыла. Үзәктә 85 метрлы Ватан-ана
Скульптурасының авторы сынчы Евгений Вучетич һәм инженер Николай Никитин. 33 метрлы кылыч күтәргән Ана образы теләсә нинди явызлыкка, сугышка каршы күтәрелергә чакыра. Аның каршында киң күкрәге белән Ананы сакларга әзер торучы совет солдаты сыны. Янәшәдә генә геройларның каберләре. Ә сугыш даны залында мәңгелек ут яна. Диварларда алтын хәрефләр белән барча һәлак булганнарның исемнәре уелган. Монда һәрвакыт моңсу да, шул ук вакытта тантаналы да көй уйный.
Татарның батыр уллары
Сталинградтагы бәрелешләрдә Татарстанның йөз меңнәрчә солдаты катнаша. 22 мең якташыбыз шушы бәрелештә ятып кала. Сталинград сугышында катнашкан кырыктан артык Татарстан каһарманына Советлар Союзы Герое исеме бирелә. Шулар арасында Советлар Союзы Герое, "Алтын Йолдыз" медале, ике Ленин ордены, ике II дәрәҗә Суворов, ике II дәрәҗә Кутузов орденнары, өч Кызыл Байрак, бер Кызыл Йолдыз ордены, Британия империясенең III дәрәҗәдәге Король ордены, Румыниянең "Владимереску" ордены, «Сталинградны саклаган өчен», «Будапештны азат итү өчен», «Германияне җиңгән өчен», «Японияне җиңгән өчен» сугышчан медальләре белән бүләкләнгән легендар шәхес Гани Сафиуллин да бар. Г.Сафиуллин дивизиясе Сталинград сугышында фашистларның 18000 солдатын, 68 танкын, 22 очкычын, 3 бронепоездын, 400 дән артык минометын кулга төшерә, 100 дән артык танк һәм автомобилен юкка чыгара. Бу батырлыклары өчен якташыбыз Советлар Союзы Герое исеменә лаек була.
Сталинград бәрелешләре турында кече һәм урта яшьтәге укучылар өчен китаплар исемлеге:
-
Герои Великой Отечественной: рассказы. Авторы С. Алексеев.
-
Рассказы о маршале Жукове. Авторы С. Алексеев.
-
Сталинградское сражение. 1942–1943 : рассказы для детей.
Авторы С. Алексеев.
-
Золотые рукавички. Балалар өчен шигырьләр.
-
Сталинград сугышы. Балалар китабы. Авторы А. Исаев, Г.Пернавский.
Сталинград бәрелешләре турында фильмнар карый аласың:
-
«Солдатлар»
-
«Они сражались за Родину»
-
«Сталинград»
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев