Логотип Журнал Сабантуй
Беләсем килә!

Ял да кирәк

Компьютерның зыянын киметү өчен нишләргә?

Мәктәпләрдә дистанцион укулар башланып, ике көн дә узмады, күп кенә әти-әниләр: “Балалар телефон, планшет, компьютер каршында озак утыра алмый бит инде?!” ‒ дип зарлана башлады. Дөрес, компьютер каршында озаклап утырырга киңәш ителми. Моны һәркем белә. Шуңа да укуны ял белән чиратлаштырырга кирәк.

Күзләрне ял иттерегез. Бүлмәдән чыгып, йөреп килегез. Күзлек яки линза киюче кешегә, аларны салып, күзләрне бер минутка йомып торырга киңәш ителә. Аннары әкрен генә ачарга кирәк. Күзләргә гимнастика ясау да зыян булмас.

Гел хәрәкәтсез утырсаң, тән мускуллары да ойый башлый.  Шуңа күрә, урындыктан торып, төрле хәрәкәтләр ясау файдага гына. Дөрес, физик күнегүләр ясауның да үз тәртибе бар. Кискен хәрәкәтләр ясый кхрмәгез. Башны аска иеп, аннары сул һәм уң якка борырга кирәк. Шулай итеп, муен мускуллары ял итә.

Күнегүләр ясаганда бүлмәдә уртача һава булсын. Ул сулышны дөрес алу өчен кирәк.

Бер-ике минутка диванга сузылып яту да тәнне тынычландырып җибәрә.

Дуслар! Шушы күнегүләрне дөрес башкарган очракта, компьютерның зыяны күп булмас.  Аларны ким дигәндә ярты сәгать саен кабатлап торырга кирәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев