Логотип Журнал Сабантуй
Беләсем килә!

Юкә чәчәге җыярга вакыт

Элек-электән халык юкә чәчәген җыеп, киптереп, аның файдасын күргән. Аны ничек кулланырга соң? Юкә чәчәге төнәтмәсе кайсы авырулардан шифа бирә? Аны ничек сакларга?

Элек-электән халык юкә чәчәген җыеп, киптереп, аның файдасын күргән. Аны ничек кулланырга соң? Юкә чәчәге төнәтмәсе кайсы авырулардан шифа бирә? Аны ничек сакларга?

Юкә чәчәген халык медицинасында, беренче чиратта, салкын тигәндә кулланалар.  Ул тән температурасын төшерә. Иммунитетны ныгыта. Шулай ук, ангина һәм стоматит авырулары булганда да табиблар авызны яки тамакны юкә чәчәге төнәтмәсе белән чайкарга киңәш бирә.

Юкә чәчәген коры көннәрдә чәчәкләр ачылганчы җыялар һәм 40-50 градустан югары булмаган температурада киптерәләр. Чәчәкләрне кояшта киптерергә ярамый, чөнки алар төсен һәм шифалы үзлеген югалта.  

Юкә чәчәгеннән әзерләнгән чәй кешене тынычландыра. Ул кан тамырларын чистарта, киңәйтә, югары кан басымыннан интегүчеләргә ярдәм итә. Юкә чәчәгенннән әзерләнгән ваннада балаларны коендыру файдалы. Ул баланы тынычландыру үзлегенә ия. Ваннага бер күләмдә тукранбаш һәм юкә чәчәген салырга кирәк.

Медицинадан тыш, юкә чәчәген косметологиядә дә кулланалар. Тән тиресе артык коры булганда, юкә чәчәгеннән төнәтмә ясап, битне юарга кирәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев