Логотип Журнал Сабантуй
Бер фикер

Баланы мәктәпкә әзерлибез

Җәй дә үтеп бара, дуслар! Димәк, мәктәптә укулар башлана дигән сүз. Туйганчы йоклаган, ял иткән балаларны кабат көндәлек режимга кайтарасы бар. Моны бераз алданрак кайгыртсагыз, үзегезгә дә, укучыга да җайлырак булачак.

1. Йокы режимын көйләүне 1нче сентябрьгә бер-ике атна кала эшләү яхшы. Баланы һәр көн 15-20 минутка алданрак уятыгыз һәм шулай ук иртәрәк йокларга яткырыгыз. Йокыга ике сәгать кала гаджетлар куллануны чикләгез.

2. Бала җәйгә бирелгән китапларны укып, биремнәрне эшләп бетермәгән булса, аны укытучы орышуы белән куркытырга кирәкми. Августның икенче яртысын балага авыррак бирелә торган фәннәрне кабатлауга багышлагыз. Көнгә 30 минут җитә, алар тыныч кына, дусларча аңлатулар белән үтәргә тиеш. Һәркем хаталана алуын онытмагыз. Баланы юк кына әйберләр өчен дә мактагыз. Бу аңа үз көченә ышанырга һәм тагын да тырышып шөгыльләнергә ярдәм итәчәк.

3. Мәктәп кирәк-яраклары һәм кием алуны ахырга кадәр сузмагыз. Кибетләрдәге тавыш һәм халык күплеге баланы ардырачак кына. Тиешле әйберне сайлау да авыр булачак. Кибеткә баланың үзе белән барыгыз. Бу үлчәм белән ялгышмас һәм ошамаган кием аркасында тавыш чыкмасын өчен кирәк. Кыз йә улыгыз да тиздән уку вакыты җитәчәгенә ияләнә торыр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев