Логотип Журнал Сабантуй
Бер фикер

Ләлә Гыймадиева

«Сабантуй»ның 100 йөзе

«Яшь ленинчы» («Сабантуй») газетасында 1988 елда эшли башладым. 1988–1990 – корреспондент, 1990–1994 – җаваплы секретарь, 1994–2004 – баш мөхәррир.

1998 елны «Сабантуй» «Алиш елы» дип игълан итте, шул ук елны газетабыз Алиш премиясе белән бүләкләнде. (Сүз уңаеннан: әлеге премия турындагы идеяне беренче башлап безнең редакция күтәреп чыкты, аның Уставы редколлегиябез әгъзасы Шәүкәт ага Галиев тарафыннан язылды.) Балалар иҗаты буенча конкурслар игълан ителде, укучыларыбызның шигырьләре, хикәяләре, әкиятләре, пьесалары газета битләрендә басылды, конкурста җиңгән укучылар редакциябезгә кунакка чакырылды, алар өчен махсус Казан шәһәре буйлап экскурсияләр оештырылды, күренекле язучылар белән очрашулар үткәрелде. Алиш әкиятләренә ясалган рәсемнәр буенча үткәрелгән конкурсларда җиңүчеләр танылган рәссамнар белән очрашып, алардан киңәшләр алды. Редколлегия әгзаларыбыз – күренекле әдипләр Ш. Галиев, С. Шәмси, Г. Гыйльманов, Т. Миңнуллин яшь иҗатчылар өчен оештырылган остаханәләрне җитәкләде, аларның эшләре газетабызда яктыртылып барылды. Татарстанның төрле районнарында һәм күрше республикаларда (Марий Эл, Чувашия, Башкортостан һәм Ульяновск, Түбән Новгород, Пермь өлкәләре) яшәүче укучыларыбыз белән системалы рәвештә урыннарда очраштык, язучылар катнашындагы командировкалар оештырдык. Бүгенге язучылар һәм шагыйрьләрнең зур күпчелеге – безнең газетабызда беренче чыныгу алган, зур әдәбиятка өлкән әдипләрдән фатиха алып килеп кергән кешеләр.

ТР Мәгариф һәм фән министрлыгының өстәмә белем бирү бүлеге хезмәткәре (бүген – өлкән киңәшчесе), шулай ук редколлегиябез әгъзасы С. П. Федоров җитәкчелегендә укучыларыбызның мәктәптән тыш ялын һәм балалар оешмаларының эшен оештыру буенча махсус сәхифәләр чыгып килде. Газетабызның яшь хәбәрчеләре аның җитәкчелегендә оештырылган “Мирас” лагеренда ял иттеләр, Кырымга сяхәт иттеләр.

“Сабантуй”, исеменә – җисеме дигәндәй, һәрвакыт бәйгеләр, ярышлар, конкурслар мәйданы булып килде. Һәр елны Татарстанның төрле районнарында төрле үлчәү авырлыгындагы балалар һәм үсмерләр арасында газетабы призына татарча көрәш ярышлары уздырылып килде. Хезмәткәрләребез үзләре дә газетабыз исеменә тугрылыклы булып яшәде. Татарстаннның төрле районнарында укучыларыбыз белән бергәләп үзләре дә төрле спорт ярышларында (йөгерү, чаңгыда узышу, волейбол һәм футбол уеннарында көч сынашу һ. б.) катнашып килделәр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев